Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия уку йортларында ризасызлык белдерү мөмкинлеген тикшереләр


Николай Стариков лекциясенә ризасызлык белдерүче Русия һуманитар университеты студентлары
Николай Стариков лекциясенә ризасызлык белдерүче Русия һуманитар университеты студентлары

40тан артык Мәскәү һәм дистәләгән төбәк уку йортларында  студент һәм профессорларның ризасызлык белдерү мөмкинлеген (протестный потенциал) тикшерү эше бара.

40тан артык Мәскәү һәм дистәләгән төбәк уку йортларында студент һәм профессорларның ризасызлык белдерү мөмкинлеген (протестный потенциал) тикшерү эше бара.

Тикшерү "Русия киләчәгенең сценарие" дип аталган махсус програм нигезендә башкарыла. Аны Русия халыклар дуслыгы университетының Стратегик тикшеренүләр һәм фаразлар институты җитәкчесе урынбасары Никита Данюк һәм аның такымы уйлап чыгарган.

Лекцияләрдә студентлардан сәяси сорауларга карата ачыктан-ачык фикер белдерүне һәм хәтта бәхәсләшеп алуны сораганнар һәм шуңа карап нәтиҗә ясаганнар.

Програмның авторлары белдерүенчә, уку йортлары мөгаллимнәре дәүләткә каршы идеяләрне пропагандалый. "Кызганычка каршы, профессорлар дәрәҗәсендә ачыктан-ачык булмаса да, бик кыенсынып тормый гына дәүләткә каршы идеяләрне пропагандалау бара", ди Никита Данюк.

Проект "Антимайдан" хәрәкәте лидерларының берсе "сәясәтче-патриот" Николай Стариков катнашында башкарыла һәм 2018 елгы президент сайлауга кадәр дәвам итәчәк.

2015 елның маенда Николай Стариковның лекциясенә Русия һуманитар университет студентлары ризасызлык белдергән иде.

XS
SM
MD
LG