Accessibility links

Омскида "Татар гаиләсе” бәйгесе үтте


Әхкәмовлар гаиләсенең нәсел шәҗәрәсе
Әхкәмовлар гаиләсенең нәсел шәҗәрәсе

Тамашаны карарга дип зал тутырып килгән тамашачы "Татар гаиләсе” бәйгесе киләсе елларда да булса иде дигән теләк белдерде.

"Татар гаиләсе" бәйгесенә кадәр башта өлкәнең авыл-районнарында һәм Омскида татар гаиләләре арасында сайлап алу турлары үткәрелде. "Умырзая" халык ансамбле махсус концерт програмы әзерләде. Ә инде йомгаклау өлеше Омскида үтте.

Колосовка районы данын Мөхәмәдиев һәм Тляуфлар, Омски районын Сиганов һәм Бариевлар, Тевриз районын Кормушевлар, Усть-Ишем районын Шәрипов һәм Рабиковлар, Омскины Исәнбаевлар һәм Большеречье районы татар гаиләләре данын Әхкәмовлар яклады. Бәйгедә катнашучыларның барысы да, өч яшьлек Ләйсән Әхкәмовага чаклы, милли киемнәрдә иде.

Беренче биремдә фото, видеосюжетлар аша үзләренең иҗтимагый эшчәнлекләрен дә, гаилә тормышларын да күрсәттеләр. "Шәҗәрә" биремен барысы да төрле материаллардан, үзенчәлекле итеп эшләгән иде. "Татар ашлары" биремендә милли ризыкларыбызның барсы да булгандыр. "Иҗат" биремендә җыры да, җырлы-биюле күренешләр дә тамашачыларның күңеленә хуш килде. Тукайның 130 еллыгы хөрмәтенә Исәнбаевлар "Кәҗә белән Сарык" әкиятен сәхнәләштергән иде.

Хөкемдарларга җиңүчене билгеләү бик ансат булмады, чөнки, бөтен гаиләләр дә ныклап әзерләнгән иде һәм алар "чын татар гаиләсе" нечкәлекләрен күрсәтә алдылар. Шактый кызу бәхәсләрдән соң беренче урын Исәнбаевлар гаиләсенә бирелде. Икенче урынга Әхкәмовлар, өченче урынга Шарипов һәм Рабиковлар лаек дип табылды.

Беренче урын ияләре, талантлы, ике игезәк улларын чын татар егетләре итеп тәрбияләүче Исәнбаевларга берьюлы дүрт бүләк: иттарттыргыч, микродулкынлы мич, мультиварка, тузан суырткыч тапшырылды.

Үз милләте белән белән горурлану хисе катнашучыларда гына түгел, барлык тамашачыларда да булды кебек. Тамашачы белән тулы зал алкышларны кызганмады. Тамашачылар бәйге киләсе елларда да булсын дигән теләк белдерде.

Бәйгенең жюри рәисе Әлфия ханым Дистанова: "Омскида "Татар гаиләсе" конкурсы татар теленең һәм татар мәдәниятенең зур бәйрәменә әверелде. Мондый югары дәрәҗәдә оештырылган һәм үткәрелгән бәйрәмнең Омски өлкәсендә түгел, башка төбәкләрдә дә булганы юк иде әле", диде.

Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

Омски өлкәсенең татар мохтарияте быел беренче мәртәбә Татарстан игълан иткән грантлар бәйгесендә катнашты һәм анда "Татар гаиләсе" проекты отты. Бәйге грант акчаларына һәм Омск шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, "Енисей" корпорациясе президенты Тамир Алимбаевның финанс ярдәме белән үтте.

XS
SM
MD
LG