Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хасавюрт имамын 5 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр


Магомеднәби Магомедов
Магомеднәби Магомедов

Төньяк Кавказ хәрби мәхкәмәсе Хасавюрттагы “Көнчыгыш” мәчете имамы Магомеднаби Магомедовны нәфрәт уятуда һәм террорга чакыруда гаепле дип тапты һәм биш ел колониягә хөкем итте, дип хәбәр итә “Кавказский узел”.

Магомедов 8 апрельдә полиция бүлекчәсенә Дагыстанның башка мәчетләренә йөрүчеләрне иреккә чыгаруны таләп итәргә килгәч тоткарлана. Ике көннән имамны сак астына алалар. Аны февраль аенда укыган бер вәгазендә канун бозуда гаеплиләр. Ул вакытта Магомедов сәләфиләрне эзәрлекләргә каршы булуы турында белдергән булган.

"Мемориал" хокук яклау үзәге "Көнчыгыш" мәчете имамы Магомеднәби Магомедовны сәяси тоткын дип белдерде. "Мемориал" мөрәҗәгатендә Магомедовның 5 февраль вәгазендә террорга чакыру булмаган, ә имамның хокук саклау оешмаларын тәнкыйтьләве - ул һәр ватандашның хокукы, дип белдерелә.

Сак астына алганнан соң имамның адвокаты Магомедовның тәнендә кыйнау эзләре бар иде дип хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG