Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:11

Кырымда Алтын Урданың тарихи географиясенә багышланган форум узачак


Галим Фаяз Хуҗин

Галим Фаяз Хуҗин

Алтын Урда чоры белән кызыксыну елдан-ел арта, әлеге чорга икенче төрле караш барлыкка килә, ди тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин.

8-12 ноябрьдә Кырымның Ялта шәһәрендә "Евразия киңлекләрендә шәһәр һәм дала культурасы диалогы. Алтын Урданың тарихи географиясе” дип аталган фәнни конференция узачак. Ул тарихчы, археолог, Алтын Урда археологиясенә нигез салган гаилм Герман Федоров-Давыдов истәлегенә багышлана.

"Форумга Альфред Халиков исемендәге Археология институтының Урта гасыр археологиясен өйрәнү бүлеге галимнәренең ким дигәндә яртысы барачак," диде Азатлыкка тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин.

Аның сүзләренчә, әлеге фәнни конференциянең әһәмияте зур. "Совет чорында Алтын Урдадан курыктылар, узган гасырның 90-нчы елларында кризис иде, акча булмады, шуңа күрә Алтын Урда чорын ныклап өйрәнү 2000 елларда гына башланды", ди галим.

СССР вакытында Алтын Урадага кагылышлы концепция дөрес булып чыкмады, киресенчә, Урда – ул алдынгы, зур үсеш алган дәүләт икәнлеге расланды, дип сөйли Фаяз Хуҗин. Башка дәүләтләр тарихын да Алты Урда тарихын өйрәнмичә карап булмый. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, Алтын Урданың урта гасырларда тоткан ролен, башка дәүләтләргә булган тәэсирен билгеләү, өйрәнү безнең өчен бик мөһим. Алтын Урда чорына кагылышлы материаллар елдан-ел күбәя, кызыксыну да арта икән.

Конференцияне Татарстан Фәннәр академиясе һәм Русия фундаменталь тикшеренүләр фонды теләктәшлеге белән Альфред Халиков исемендәге Арехология институты, Кырым археология институты, Халыкара төрки академия (Астана), Казан федераль университеты, Мари дәүләт университеты, Мәскәү дәүләт университетының археология факультеты оештыра.

Әлеге халыкара фәнни форумда Алтын Урда һәм монголлар тарафыннан төзелгән башка дәүләтләрнең тарихи географиясен һәм Урта гасырларда бу дәүләтләрнең тоткан урынын өйрәнүгә бәйле сораулар каралачак.

Алтын Урда аша узган юллар һәм төп сәүдә агымнарын барлау, һөнәрчелек һәм авыл хуҗалыгы тауарлары таралышы, дала күчмә субкультурасының икътисади процессларда катнашу дәрәҗәсен билгеләү мәсьәләләре дә күтәреләчәк.

Форумда 105 галим катнашыр дип көтелә. Русиянең 20 төбәгеннән тыш, көнчыгыштагы Монголиядән башлап көнбатыштагы Румыниягә кадәр 10 илдән галимнәр катнашу теләге белдергән.

Оештыру комитеты чаралар башланыр алдыннан Җиденче халыкара конференция Материаллары бастырырга планлаштыра.

Моңа кадәр әлеге форумның Болгарда һәм Казанда узганы бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG