Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Татарстан милли музее күргәзмәсе ачылды


24 октябрьдә Акмәчеттәге Этнография музеенда “Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате: тарих һәм хәзерге заман” исемле күргәзмә эшли башлады.

Экспозиция татар халкының XIX гасырдан башлап хәзерге замангача үзенчәлекле мәдәнияте, рухи дөньясы, төрле чорларда иҗат иткән осталарның милли сәнгатьләре белән таныштыра.

Күргәзмәдә музей фондларыннан тәкъдим ителгән экспонатлар арасында авылда һәм шәһәрдә куллануда булган татар киемнәре, иске кулъязма Коръән китаплары һәм аларның тышлыклары, хатын-кызларның бизәнү әйберләре, түбәтәй-калфаклар, татарларның чәй эчү гадәтенә бәйле самавыр һәм башка көнкүреш әйберләре, борынгы шамаилләр, каюлы читек-башмаклар, чигү үрнәкләре, филигрань ысулы белән көмеш, алтыннан эшләнгән ювелир әйберләр, сөлгеләр, татар өйләренең интерьерлары, намазлыклар, татар мәчетләре рәсемнәре тәкъдим ителә.

“Күргәзмә татарларның милли сәнгатен, рухи дөньясын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Татар кешесенең ни рәвәшле үзенең төрле якларын күрергә мөмкинлек бирә. Кырымга килүебезнең максаты – бу күпмилләтле Русиянең аерым бер сәхифәсен күрсәтү. Кырымга без беренче тапкыр килдек”, диде музей хезмәткәре Раушания Шәфигуллина. Бөтен чыгымнарны Татарстан ягы үз өстенә алган.

Ачылыш чарасында кырымтатар сәнгать музее хәзмәткәрләре, Идел буе татарларының Кырымдагы милли-мәдәни мохтәриятенең рәис урынбасары Светлана Нәби кызы һәм бу оешманың кайбер вәкилләре катнашты. “Кырым” кырымтатар дәүләт ансамбле җитәкчесе Сәрвәр Какура, җырчы Әминә Мустафаева чараны үзләренең җырлары белән бизәде.

24 декабрьгә хәтле эшләячәк эшләячәк күргәзмәдәге күп кенә экспонатлар Азатлык фотогалереясендә.

XS
SM
MD
LG