Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарда Мөдәррис Әгъләмов кебек шагыйрь калдымы?


Казанда Мөдәррис Әгъләмовны искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

Казанның Тукай музеенда Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Мөдәррис Әгъләмовны искә алу кичәсе үтте. Тууына 70 ел булу уңаеннан багышланган кичәгә җыелган зыялылар аның кебек шагыйрьләр татар халкында тагын тусын өчен татарга милли мәгариф кирәк дип белдерде.

Тукай бүләге иясе Мөдәррис Әгъләмовны искә алу кичәсе тулы залда үтте. Анда шагыйрьнең бертуган апасы, җәмәгате, язучылар, шагыйрьләр, артистлар, студентлар килгән иде.

Чыгышларда Мөдәррис Әгъләмнең шигырьләре, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады, иҗатташ дуслары аның белән бәйле хәтирәләрне яңартты.

Азатлык, кичәгә килүчеләргә "Татарда Мөдәррис Әгъләмовтан соң аның дәрәҗәсендәге шагыйрь калдымы?", "Әгъләмов кебекләр барлыкка килсен өчен ни эшләргә була?" дигән сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Гөлзада Сафиуллина, Татарстанның халык артисты: "Мөдәррис Әгъләмов бик уникаль шәхес иде. Бүгенге көндә татарда аның кебек шәхес юктыр. Ул талант өстенә туп-туры әйтүче дә иде. Ул халыкның гасырлар буена килгән акылын җыеп, шуны халыкка әйтә белә иде.

Безгә аның кебек шәхес яңадан тусын өчен тарих, дәүләтчелегебез аша халкыбызда горурлык хисләре тәрбияләргә кирәк. Безнең кечкенә генә булса да дәүләтчелегебез бар, тарихыбыз бөек. Үзебезнең кем икәнебезне белсәк, бездә һичшиксез горурлык хисләре тәрбияләнәчәк. Ә Әгъләмовлар әнә шул горурлык хисләрен тәрбияләгән горур һәм көрәшче шагыйрьләр алар.

Рабит Батулла, язучы: "Минемчә шәхесләрне бер-бере белән чагыштырырга ярамый. Бер яктан берсе шәп, икенче яктан караганда, икенчесе шәп булырга мөмкин. Ләкин Мөдәрриснең хезмәте әле тиешлечә бәяләнеп тә бетмәгәндер.

Әгъләмов кебек шәхесләр тусын өчен татар халкы үз телендә белем бирергә, алырга тиеш. Үз мәктәбендә, үз телендә. Хәтта урыс теленнән башка бөтен фәннәр дә татар телендә укытылырга тиеш".

Ркаил Зәйдулла, шагыйрь: "Татарның поэзиясе ул гомер-гомергә бай булды. Җиңел кавалерия сыман алдан барды. Шагыйрьләр бит алар үзләре зур бер дөнья һәм үзләре поэтик зур бер галәмне хасил итә. Һәм мондый шагыйрьләре булган татар әдәбиятының киләчәгенә мин зур өмет белән карыйм.

Зур шагыйрьләр бервакытта да бер халыкта да еш туып тормый. Мөдәррис Әгъләм кебек зур шагыйрьләр тусын өчен безнең иң элек милли мәгарифебезнең булуы кирәк. Мәктәпләр кирәк. Чөнки әдәбиятның кадерен белер өчен дә, аңа ихтияҗ булсын өчен дә иң беренче чиратта укучы кирәк. Укучылары бар икән аның шагыйрьләре шулар арасыннан килеп чыга".

Ләбиб Лерон, шагыйрь: Һәр шагыйрь үзенчә бер талант. Тукайны кабатлый алырлык, аның дәрәҗәсенә күтәрелгән шагыйрь юк. Игътибар итсәгез, безнең бөек шәхесләребез ятим үскән. Заманында Туфан Миңнуллин шагыйрьләрне ике төргә бүлгән иде. Берсе аның үз тырышлыгы белән, китап укып, дөньяны танып белеп шагыйрь булган булса, икенчесе исә табигатьтән килгән, Аллаһы Тәгалә биргән талант белән килгән шагыйрьләр дигән иде. Һәм Мөдәррис абый менә шушы икенче төргә кергән шагыйрьләрдән булды.

Фарсил Зыятдинов, иктисадчы: "Мөдәррис безгә бик еш килә торган иде. Мин аны безнең көннәрнең пәйгамбәре һәм Тукае дип атый идем. Үзенә дә әйтә торган идем. Ул кулын гына селти торган иде. Аны иң нык борчыган мәсьәлә – халкыбызның дәүләте булмавы.

Татарда аның дәрәҗәсендәге шагыйрь калган булырга мөмкин. Чөнки талантларны йөз елга бер булса да, илле елга бер булса да заман тудырмый калмый. Андый шагыйрьләр бөтен яктан да Мөдәррис Әгъләмов кебек булмастыр да, ләкин талантлары ягыннан халыкны әсир итә алырлыклар булырга мөмкин алга таба".

Кичәдә шагыйрьнең "Татарстаным" шигырен сөйләве яздырылган архив видеосы да күрсәтелде.

Мөдәррис Әгъләмов үз шигырен сөйли
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:46 0:00

Бик җылы атмосферада үткән Мөдәррис Әгъләмовны искә алу кичәсе өч сәгатьләп барды һәм ахырдан җыелган халык тарафыннан Туган Тел җырын башкару белән тәмамланды.

* * *

Мөдәррис Әгъләмов 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы авылында туа. Аның беренче “Кыңгырау” китабы 1970 елда дөнья күрә. 70-80 елларда ул баллада һәм поэмалар иҗат итә. Шул исәптән, “Тукайдан хатлар” поэмасын яза.

1991 елда шагыйрьгә “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исем бирелә, 1992 елда ул “Киләчәккә кайту”, “Мин әйттем...” шигъри китаплары өчен Габдулла Тукай премиясен ала.

XS
SM
MD
LG