Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:39

Надежда Савченко Мәскәүгә Клых һәм Карпюк эше каралган Югары мәхкәмә утырышына килде


Николай Карпюк һәм Станислав Клых

Николай Карпюк һәм Станислав Клых

Русия Югары мәхкәмәсе украиннар Николай Карпюк һәм Станислав Клыхка карата Грозный мәхкәмәсе чыгарган карарның канунилыгын карый.

Украина Югары Радасы депутаты Надежда Савченко Мәскәүгә украиннар Станислав Клых һәм Николай Карпюк эше каралган Югары мәхкәмә утырышына килгән. Бу хакта авдокат Илья Новиков үз Twitterында белдерә.

Русия Югары мәхкәмәсе Карпюк һәм Клыхка карата җәзаның канунилыгын карый.

27 майда Грозный мәхкәмәсе Карпюкны 22 ел ярымга, ә Клыхны 20 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Украиннар 1994-1995 елларда Чечня сугышы вакытында федераль көчләргә каршы бәрелешләрдә катнашуда, Русия солдатларын үтерүдә гаепләнәләр.

Карпюк һәм Клых гаепләрен танымый, беркайчан Чечняда булмадык, Русия хезмәтләре безне канунсыз тоткарлады, тикшерү барышында без төрле җәзаларга дучар булдык, дип белдерә.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Николай Карпюк белән Станислав Клыхны сәяси тоткын дип саный.

Надежда Савченко Клых һәм Карпюкка җинаять эшендә җәмәгать яклаучысы буларак катнашкан иде, әмма хөкемдар аның сүзләрен мыскыл итү дип тапканнан соң ул бу эштән читләштерелде.

XS
SM
MD
LG