Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Мәхмүт Нигъмәтҗанов: "Моңланудан туктыйк. Ул – татарның биш гасыр изелүе нәтиҗәсе"


Татарның музыка өлкәсендә беренче профессоры, II дөнья сугышында катнашкан Мәхмүт Нигъмәтҗанов милли көйләрнең үткәнен бөтен нечкәлекләренә кадәр белә, бүгенгесе өчен бик борчыла. Ул татар музыкасы өлкәсендә хәлләр мактанырлык түгел дип белдерә.

Мәхмүт ага өлкән яшьтә булуына карамастан, күп нәрсә белән кызыксына, күзәтә. Еш кына татар музыкаль сәнгать үсеше өчен җаваплы кешеләрне тәнкыйтьләп утлы табада да сикертә. Әмма өлкән профессорны бүген күрмәмешкә салышалар. Ул читкә тибәрелә. Азатлык Мәхмүт ага белән татар музыка өлкәсендәге хәлләр турында сөйләште, үткәне белән кызыксынды.

– Мәхмүт ага, бүгенге татар музыкасына нинди бәя бирәсез?

– Бүгенге татар музыкасы турында сөйләгәнче, татар җәмгыятенең рухи кыйбласын барлыйк әле. Җуелды бит ул. Элек кыйблабыз бар иде, хәзер кая икәнен белмәссең... Гомердә беркемнең дә башына килмәгән эшләр эшләнә, тузга язмаган әсәрләр языла. Тукайга әнә Зәйтүнәне тактылар. Ул Зәйтүнәнең балалары бии башласа нишләрсең... Ренат Харис әнә шундый тузга язмаган әйберләр уйлап таба. Сорауга кыскача җавап болай:

Рөстәм Яхин гомер буе эшсез йөрде

Мин төрле чорда яшәдем, хәзер миңа 86 яшь. Салих Сәйдәшев белән аралашып яшәдек, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин кебек шәхесләр иң якын дусларым булды. Шушы буын китте, хәзер без консерватория продукциясенә калдык. Анда лаеклы татар укытучылары булмады диярлек. Чөнки әлеге уку йортына Яхин кебек шәхесләрне якын китермәделәр. Аз гына эшләде ул анда, ләкин җитәкчелек аны эшеннән алу җаен тапты.

Рөстәм Яхин гомер буе эшсез йөрде. Әхмәт Жубанов белән "Абай" операсын язган дустым Латыйф Хәмидине бүген искә алучы да юк. "Абай"ны да Жубанов кына язган булып чыга, ә Латыйф Хәмидине оныттылар. Фуат Мансуровны да мыскыллап җибәрделәр. Ә бит беренче дәрәҗәдәге дирижер иде. Менә шушындый кешеләрне читкә тибәрделәр.

Нәҗип Җиһанов татарча сирәк сөйләшә иде. Ул балалар йортында үскән, аны гаепләп тә булмый инде. Алай дисәң, Фәрит Мөхәммәтшин татарча сөйләшми иде, хәзер татарча сиптерә генә. Бүген исә төпле музыка белгече дип мин ике кешене әйтә алам. Берсе – "Татарстан" радиосында эшләүче Наилә Яхина, икенчесе – "Тәртип FM" радиосыннан Филүсә Арслан. Ә алар икесе дә Башкортстаннан. Безнең консерватория милли җанлы музыка белгечләре әзерләми. Шуннан чыгып татар сәнгатенә нинди бәя бирәсең инде...

Мәскәүдә биш мең кешелек концерт залында татар тамашасын оештырдым.Бу гамәл өчен миңа астыртын мәкер дә оештырдылар

Музыкада хәлләр мактанырлык түгел. Аптыраган, хәзер һәркем композитор. Әнә бер мыеклы егет филармониядә фольклор ансамбльдә, җитмәсә дәүләтнеке дип атала, үзе язган көйләрне уйната. Анда берсе тыпырдый, берсе курайда өрә. Җитмәсә фальш җибәрә.

Мин филармониядә эшләгәндә Римма Ибраһимова, Рабига Сибгатуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов, җәмгысе 14 артист Мәскәү эстрада студиясендә укып кайтты. Бу укуларны заманында мин оештырган идем. Мәскәү бу кешеләргә хезмәт хакы түләде, яшәү урыны бирде, укытты. Бу хакта хәзер бер сүз юк. Минем менә шундый чынбарлыктан ясалган әкиятләрем бик күп. Үзем белән китәр инде... Менә аларның чыгышлары югары дәрәҗәдә ичмасам!

Рабига Сибгатуллина "Гөлҗамал"ны гаҗәеп матур җырлый иде. Аның кебек башкаручы булмас кебек иде. Ни гаҗәп, авыл хезмәтчәннәре көнендә бер авыл апасы – Галия Камалова шушы "Гөлҗамал"ның бер куплетын җырлады. Шаккатып тыңладым. Мәскәүнең Чайковский залында Рабига Сибгатуллина җырлагач, шушындый ук хис кичергән идем. Биш мең кешелек концерт залындагы татар тамашасын да заманында мин оештырдым. Бу концерт өч көн рәттән барды. Бу гамәл өчен миңа астыртын мәкер дә оештырып маташтылар!..

Обкомның беренче секретаре Фикрәт Табиевның (филармониягә сәнгать җитәкчесе итеп билгеләгән кеше) миңа яла ягучыларга исе китмәде, нәрсә телисең, шуны эшлә, диде.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов

Мәхмүт Нигъмәтҗанов

– Сез дә 11 яшегездә ятимнәр йортына эләккәнсез, ә татар телен онытмагансыз...

– Милләтнең тамырында – тел. Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Вахит Хаковтан торган аксакаллар шурасы (аның рәисе итеп мине сайладылар) заманында латинчага кайту мәсьәләсен күтәргән иде. Юкса, тел бетәчәк. Ләкин Василий Лихачев белән татарның иң олы галимнәре чыгарган канун бер селтәнүдә юкка чыкты. Кайткан килмешәк аркасында... Ә телнең төзелеше фонетикадан гыйбарәт. Авазларның яңгырашы колакны яра бит хәзер. Берсе телевизордагы рекламнан "Болгар радиосы" дип радио сүзендә басымны соңгы иҗеккә төшереп кычкыра иде. Шуңа ел буе түзделәр. Чөнки бездә түрә булган кеше милләтен оныта, кемгәдер яраклашырга тырыша, йә үзен кайгырта башлый.

Гали Ильясовтан көнләштеләр, психик авырулар хастаханәсенә илтеп тыктылар

Татар телен белү дигәннән, сигез яшемә кадәр Саба районының Арташ авылында яшәдем. Күршедәге өч чакрым ераклыктагы Чәбия Чурчи авылында (Әбрар Кәлимуллин туып-үскән җир) урыс мәктәбендә укыдым. Нишләп урыс мәктәбендә укыдыммы? Чөнки әти Донбасста эшләде. Аның янына китәсе булгач, мине татар мәктәбенә бирмәделәр. Әти "забойщик" иде. Ул татарлар шахтага төшкәч намаз укып алалар дип сөйли иде. Элек татар аракы эчүне белмәгән. Иң эшчән, иң ышанычлы хезмәткәр булып татар саналган. Шуңа милләттәшләр Себерне, Донбассны күтәрергә, Петербур кебек калаларны салырга чакырылган. Украинага күченгәч, украинча укыдым. Ул шундый матур тел. Әле күптән түгел телевизордан иң матур, иң чибәр бөек җырчы, сопрано тавышлы Анна Нетребко чыгышын тыңладым. Менә ул сәнгать нинди була! Күзләрем яшьләнде.

Әле чыкмаган китабым "Милләтем чын сәнгатькә лаек!" дип атала. Лаек без, әмма... Егетләрдән Гали Ильясовны бөекләр рәтенә кертер идем. Андый тенор шулай ук башка булмас инде ул. Көнләштеләр аннан, хәтта психик авырулар хастаханәсенә илтеп тыктылар.

Ярый әти озак яшәмәгән! Татар мәктәбе төзегән өчен утыртырлар иде

Әти "вербовщик" (кешеләрне эшкә җыеп башка төбәкләргә алып китүче) та булды. Урысчаны безнең түрәләрдән әйбәтрәк белә иде. Лазарь Каганович (Советлар берлегенең сәнәгать һәм төзелеш министры - ред.) белән элемтәгә кереп, Саба һәм Кукмара районнарында татар мәктәпләре төзетүгә иреште.

Әле бүген шаккатам, дүрт сыйныф урысча укыган әти, 1907 елда татарга мәктәп салырга дигән уйга ничек килгән? Ул бит мәгариф министры түгел. Каганович әтигә татарларга уку йорты булсын дип, 400 мең сум акча бирә. 200шәр меңгә Сабада һәм Кукмарада мәктәп калкып чыга. Кукмарада татар гимназиясе әле дә бар, шөкер. Сабадагысына тагын бер кат өстәп төзеп ипотека йортына әйләндерделәр. Апа бу хәлләрдән соң Сабада җирләүләренә дә каршы булды. 11 кешене фронт сызыгыннан, үлемнән өстерәп чыгарган кеше иде ул. Солженицин белән бер үк дәрәҗәдәге орденнар белән бүләкләнгән. Мәңгелек йортын Кукмарада тапты. Бик кызганам, әтинең Коганович белән язышкан хатларын, документларын саклап калмаганмын. Хәзер, ярый әле озак яшәмәгән әти дип шөкер итәм, татар мәктәбе төзегән өчен утырткан булырлар иде.

– Тәнкыйть өчен үзегезгә эләгәме?

Казан консерваториясендә бөтен эш Җиһановның иҗатын мактауга корылды

– Горбачев "җепшеклеге" чорында консерватория эшчәнлеген тикшерүне йөкләгәннәр иде. Дөрес, алдан Мәскәү консерваториясенә алынырга куштылар, мин үзебезнекендә тәртип урнаштырырга кирәк, дидем. Нәтиҗәдә, Үзәк комитет органы булган "Советская культура" журналында мәкалә басылып чыкты. Йомшак итеп кенә тәкыйтьләдем, ул вакытта Нәҗип Җиһанов та исән иде әле. Күрәсең, мәкалә, ректор күзлегеннән караганда, алай йомшак килеп чыкмаган. Ә бит хәлләр чыннан да шәптән түгел иде. Әйтик, кафедра мөдире итеп отставкадагы полковник утыра иде. Ул каян композиция стратегиясен, тактикасын белсен?!

Анда бөтен эш Җиһановның иҗатын мактауга корылган иде. Шуның өчен укытсам да, консерваториядә штатта саналмадым, Җиһанов мине үзеннән ераграк тотарга тырыша иде. Мактаудан баш тарткан ирле-хатынлы Таубелар исә Саратов консерваториясенә китәргә мәҗбүр булдылар.

Мин заманында паровоз йөрткән кеше. 7нче разрядлы слесарь, 5нче разрядлы столяр. Һөнәрләрем күп. Юдинода эшләгәндә, 24 яшемдә фатир бирделәр. Шул вакытта бөтен эшемне һәм фатирымны калдырып, бәлки кирәк булырмын дип, консерваториягә укырга кердем. Олы хуҗа (Иосиф Сталин - ред.) алдында да уйнагач, ышанычым зур булган, күрәсең.

– Үз вакытында консерватория эшчәнлеген тикшергәнсез. Хәзер әлеге уку йортына нинди бәя бирер идегез икән?

– Бу – җитди мәсьәлә. Рәтләп татарча уйный алмаган кеше ничек инде татар композиторларын әзерләсен? Бездә әзерлиләр. Консерваторияне тар-мар итәргә кирәк. Композиторлар бүлегенә гомумән якын китерергә ярамый. Андагы педагогларның 90 процентының композиция укытырга хакы юк. Кызганыч ки, бездә белгечләр әзерли алмыйлар. Яхшы кадр килеп чыкса, ни хикмәт, аның Башкортстаннан булуы ачыклана.

Мин тагын үткәннәргә кайтам инде. Заманында Казан консерваториясен тикшергәндә композиторлар берлеге әгъзасы да түгел идем (бу оешманың кирәге юк дип саныйм), ә мине СССР фольклор комиссиясенең милли музыка бүлеге җитәкчесе итеп сайлап куйдылар. Дипломда дәүләт комиссиясе башлыгы Григорий Коган белгечлегемне музыковед-теоретик дип язды һәм диссертация яклаганда оппонент булам, диде.

Җырчыларның күбесен сәхнәгә уйлап кына чыгарырга кирәк

Бөтен эшемне ташлап фольклор җыйдым, чөнки музыковед һөнәренә бармадым. Ул очракта, Җиһановны мактап утырырга тиеш идем. Шуннан минем өчен иң мөһим әйбер булып халык җәүһәрләрен туплау калды. Ул бит бүген бар, иртәгә юк.

Магнитофон, фотоаппарат асып, советлар илен кайчак тәпи-тәпи, кайчак мотоциклга утырып йөреп чыктым. Әстерхан якларын, Себер, Төмәнне өйрәндем. Тубылда 91 яшьлек Кучумова Һава ападан "Хан кызы" дигән җырны язып алдым. Мондый табышлар шактый булды. Бу китапны кулына алган кеше, тотарга да җырчыларга биреп җырлатырга, ди. Аның өчен тупламадым мин аны. Алай булса, йөрмәс идем дә. Мин бит оригиналны саклап нотага салырга тырыштым. Бу – музыкаль археология. Бүгенге җырчыларның күбесен, алар 700дән арткан, сәхнәгә бик чамалап, уйланып кына чыгарырга кирәк.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов

Мәхмүт Нигъмәтҗанов

– Кемнәрне сәхнәгә якын җибәрер идегез?

– Соңгы вакытта Филүс Каһиров белән элемтәгә кердем. Синең тавышың, кыяфәтең, акылың бар, дидем. Нигәдер акыл җырчыларда сирәк була диләр... Мин аңа Гали Ильясов репертуарын өйрәнергә тәкъдим иттем. Аның кебек тенор бездә юк иде һәм, күрәсең, булмас та инде. Гали Ильясовка быел 80 яшь тулар иде. Аның композитор булуын күпләр белми дә. "Синең өчен" җырының музыкасы Гали Ильясовныкы. Андыйлар сирәк туа, сакларга иде дә бит...

15 ел дәвамында министр итеп мәдәнияттән ерак кешеләрне куялар. Оят бит!

Сакларга дигәннән, заманында Сәйдәш турында вак-төяк сүзләр генә йөрде. Минәйтәм, Сәйдәшне өйрәнер өчен аспирант алам. Фәридә Сәлитовага тема билгеләгәндә бер түрә, Сәйдәшкә диплом эше бик җиткән, диде. Ә бу ханым 30 ел элек диссертация язды һәм уңышлы яклап чыкты. Ун ел утырып эшләде һәм менә шушындый китап дөнья күрде. Казан Сәйдәшев иҗатын өйрәнгән әлеге фәнни китапны чыгармады. Шулай булгач, монда нинди татар сәнгате турында сүз булырга мөмкин? Безгә 15 ел буе мәдәнияттән ерак кешеләрне министр итеп куялар... Оят бит! Фәридә ханым үз акчасына бик аз тираж белән китап чыгарды һәм үзе сатып йөрде. Ахыр чиктә гарьләнеп укытырга Мәскәүгә китеп барды. Ничек инде мондый кешене читкә җибәреп була, аңламыйм.

Ничә әйтсәң дә, бер балык башы: баш кирәк. Уйлар өчен дә кирәк. Кемдер кайгыртырга тиеш түгелме татар сәнгатен? Миңа әллә нәрсә кирәкми: телем бар, башым, кызганыч, эшли... Әмма безнең кебекләр җәмгыятькә кирәкми ахры. Конфуций борынгы заманда ук халыкның аңын, хисен, тарихын беләсең килсә, аның музыкасын өйрән, дигән. Ә бу – безнең түрәләргә кирәкме?. Халык надан түгел безнең, ул түзәргә өйрәнгән. Халкымны канга батырган патшага Киров дамбасында чиркәү буларак һәйкәл куйдылар. Ә кырылган татарга берни юк. Шулай булгач, безгә моңлануны туктатырга кирәк. Моңлану – зарлану ул. Бу фикерне мин түгел, Гаяз Исхакый әйтеп калдырган. Моңлану, артык сыкрау, көйләрдә җылау – татарның биш йөз ел изелүенең нәтиҗәсе.

– Сталин каршында уйнау форсаты ничек чыкты?

– "Сталинские трудовые резервы" дигән төшенчә бар иде ул заманда. Шушы оешманың ул еллыгында чыгыш ясарга туры килде. Беренче бүлектә балалайкада уйнадым. Икенче бүлектә рояльдә чыгыш ясадым. Камил Сен-Cанс әсәрен һәм урыс көенә вариация башкардым. Чыгышым уңышлы булгандыр, мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

– Музыка уен коралларында үзлектән уйнарга өйрәндегезме?

– Җавапларым гел әтигә барып тоташа. Ул Донбасста атаклы гармунчы иде. Аның нимес (алман) тальяны бар иде. Ул эшкә киткәндә, гармунда шыпырт кына уйный идем. Азрак үскәч, сәгатьләр төзәтеп акча эшли башлагач, аккордеон сатып алдым. Музыка инструментларына бик бай мин. Пианиноларым гына да өчәү. Сугыш вакытында бию музыкасы минем кулда булды. Аларның берсен дә нотага карап уйнамадым. Казанның Ленин бакчасында да уйнадым.

Берзаман халык "Кубанские казаки" фильмындагы көйләрне отып алды. Мин дә берничә тапкыр кино карап тыңладым да, ноталарга яздым һәм Ленин бакчасында консерватория укучылары уйный торган оркестр алдына китереп салдым. Алар шаккаттылар. Бу ноталарны каян таптың, диләр. Минәйтәм, үзем яздым. Шуннан студентлар көчләп диярлек консерваториягә алып керделәр. Имтиханнарны тапшырып укырга кердем.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов

Мәхмүт Нигъмәтҗанов

– Сез Сәйдәш турында еш телгә аласыз. Тагын кайсы композиторларны югары бәяләр идегез?

Чын композитор Фәрит Яруллин фронтка җибәрелде, ә урта куллы туганы берлектә зам урынына елышты

– Солтан Габәши – беренче татар композиторы. Киң белемле, теоретик. Монда сыймагач, Башкортстанга китте, анда да кимсетүләргә дучар булды... Китабымда аның кебек шәхесләр турында истәлекләр шактый. Аларны сәләтсез түрәләр кырды. Җәүдәт Фәйзинең бернинди рәсми музыкаль белеме юк, юрист иде. Музыка сәнгатенә файдасына караганды зыяны күбрәк булмадымы икән?.. Мирсәет Яруллин композитор булып саналса да, иҗатында Фәрит Яруллин белән тиңләшә алмады. Нәтиҗәдә чын композитор Фәрит Яруллин фронтка җибәрелде, ә бусы берлектә зам урынына елышты. Менә шундый кешеләр Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетының клавирын бастырырга каршы чыгып маташтылар...

– Татар филармониясе җитәкчелеге өлкән буынның хәлен белешәбез, аларны “Илһамият” клубы эшчәнлегенә тартабыз дип әйтергә ярата. Сезнең хәлегезне килеп белешкәннәре бармы?

– Нишләп минем хәлне белсен алар? Үзләре турындагы фикеремне беләләр бит.

– Узган елны Казан консерваториясенең дә юбилее булды, юбилей чараларында катнаштыгызмы?

– Юк, чакырмадылар. Шушы уку йортына җитәкче итеп бер татар таба алмауларына гаҗәпләнәм. Алайса әйтим инде, мине бит Фикрәт Табиев, ТАССРның 50 еллыгын уздыр, аннан сине мәдәният министры итеп куябыз, дигән иде. Уздырдым. Төннәрен утырып ике телдә "Татарстанның музыкасы" дигән китапны язып чыктым. Юбилей чаралары узганнан соң тәкъдимне тагын кабатлады. Юк, минәйтәм, мин академиягә кече хезмәткәр булып кире кайтам, эшләнмәгән эшләр күп калды. Аның күзләре маңгаена менде. Тәрәзә янына алып килеп, алай булса, театрны ал, ди. Юк минәйтәм, нишләп алар белән маташыйм, минем бит үземнең эшем бар, дидем.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG