Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:07

Дагыстанда журналистлардан социаль челтәрдәге сәхифәләре турында мәгълүмат таләп итәләр


Яңа фәрман нигезендә, дәүләт матбугат чаралары үз хезмәткәрләренең социаль челтәрләрдәге сәхифәләре турында мәгълүматны Дагыстан матбугат һәм мәгълүматлаштыру министрлыгына тапшырырга тиеш.

Дагыстанның дәүләт матбугат чараларында эшләүче журналистлардан хакимият оешмаларына социаль челтәрләрдәге сәхифәләре турында мәгълүмат бирүне таләп итәләр. "Коммерсант" басмасы язуынча, Дагыстан матбугат һәм мәгълүматлаштыру министры Бурлият Тоболатова шундый фәрман чыгарган.

Документ нигезендә дәүләт карамагындагы басмалар “җитәкчеләр һәм хезмәткәрләрнең интернет челтәрендәге аккаунтлары турындагы мәгълүматны махсус формага тутырып җибәрергә” тиеш.

Мәгълүматларны җыю “министрлык кулы астында эшләүче оешмаларның социаль челтәрләрдәге гамәлләрен күзәтүне оештыру максатыннан” уздырыла диелә.

Канун таләпләре нигезендә, интернеттагы шәхси сәхифәләре турында мәгълүматны дәүләт хезмәткәрләре бирергә тиеш. Ләкин журналистлар да, нәшрият хезмәткәрләре дә дәүләт хезмәткәрләре булып саналмый.

Кеше хокуклары президент шурасы башлыгы Михаил Федотов Дагыстан министрлыгы боерыгын матбугат чаралары иреген чикләү дип атады. Русия журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов әлеге инициативаның ни өчен һәм кемнән чыкканына ачыклык кертергә вәгъдә иткән.

XS
SM
MD
LG