Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сахаров премиясе "Ислам дәүләте"ннән кача алган хокук яклаучы кызларга бирелде


Надиа Мурад һәм Ламийя Аджи
Надиа Мурад һәм Ламийя Аджи

Премиягә хокук якулаучылар Надиа Мурад Баси һәм Ламийя Аджи Бәшәр лаек булды. Бүләккә тәкъдим ителгәннәр арасында кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев тә бар иде.

Гыйрак хокук яклаучылары Надиа Мурад Баси һәм Ламийя Аджи Бәшәр Европа парламентының Андрей Сахаров исемендәге “Фикер иреге өчен” премиясе бүләген ала.

Быел бу бүләккә кырымтатар җитәкчесе, Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилев тә тәкъдим ителде.

Азатлыкның Брюссельдәге хәбәрчесе Рикард Йозвяк хәбәр иткәнчә, комиссиядәге тавыш бирүдә Җәмилев җиңгән булган.

Ике кыз да езидиләр (көрдләрнең этноконфессиональ төркеме) хокукларын яклау белән шөгыльләнә һәм “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркемнән зыян күргән хатын-кызлар һәм балаларга ярдәм итә.

2014 елда Надиа Мурад һәм Ламийя Аджи "Ислам дәүләте"нә әсирлеккә төшә. Берничә айдан алар сугышчылардан качып китә ала.

2015 елның декабрендә Надиа Мурад БМО Иминлек Шурасында езидиләргә каршы геноцид һәм кешеләр белән сату-алу итү турында чыгыш ясады. Бу айда кыз Чехиянең элекке президенты Вацлав Һавел исемендәге премия лауреаты да булды.

Андрей Сахаров премиясе Европа парламенты тарафыннан 1988 елда булдырылды. Ул кеше хокукларын һәм ирекләрен яклауга зур өлеш керткән совет галиме һәм диссидент исемен йөртә.

Премиянең 50 мең евро тәшкил итә. Бүләкләү 10 декабрьдә булачак.

XS
SM
MD
LG