Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяф Шәйхине искә алу кичәсендә "тәти" шигырьләрен генә укыдылар


Сәяф Шәйхи китаплары
Сәяф Шәйхи китаплары

Мамадыш төбәгендә иҗат иткән танылган шагыйрь Сәяф Шәйхинең тууына 75 ел тулуны искә алу кичәсендә аның үткен, чынбарлыкны күрсәткән шигъри юллары яңгырамады.

Сәяф Шәйхи исеме күпләргә таныш та түгелдер. Ләкин мамадышлар һәм шигърият белән кызыксынучылар аның үткен телле һәм чынбарлыкны ачып салган шигъри юлларын белә һәм хәтерли. Күптән түгел шагыйрьнең тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылган искә алу кичәсендә исә "тәти"ләре генә укылды.

Кичәдә катнашучылар арасында чаллылар - Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Фидаел Мәҗитов, язучы Амур Фәләх, җырчы Дания Сибгатуллина да бар иде. Шушы кунаклар, Мамадышның үз әдипләре, иҗатчылары Сәяф Шәйхине искә алу кичәсендә шагыйрьгә мәдхия җырладылар, туган якны,табигатьне, аның каеннарын, үләннәренә кадәр яратуы хакында хисләнеп сөйләделәр.

Кичәдә катнашучылар
Кичәдә катнашучылар

Шулай ук биредә Сәяф Шәйхинең инде унике китабы басылуын, алга таба тагын да 3-4 китабы чыгу ихтималы, шагыйрьнең 3 меңгә якын шигыре бастыруны көтеп ятуы хакында да җанланып сөйләштеләр.

Мамадыш мәдәният йортында узган бу кичәдә Сәяф Шәйхинең шигырьләрен язучылар да, шагыйрьләр дә, укытучылар һәм укучылар да сөйләде. Кичәдә катнашучылар арасында бераз ризасызлык белдереп: "Бүгенге болгавыр дөнья, кеше, ил язмышын чагылдырган шигырьләре ник укылмады”, диючеләр дә булды.

Сәяф Шәйхинең 2015 елда басылып чыккан "Мизгелләр юлы" китабында матур дөнья турындагы шигырьләре белән бергә ил язмышы, халык язмышы турында да зур борчылулар белән язылган шигырьләре бар. Ләкин алар кичәдә искә алынмады. Шундый шигырьләрнең берсе "Кайчан бетәр икән?" дигән исем белән басылган.

Кайчан бетәр икән?
Оятсыз язганнардан
Торган купшы заман
Соңгы чиккә җитеп азына.
Гади кешеләрнең
Тыныч тормышларын
Салып таптады ул сазына.
Меңнәр генә түгел,
Дистә миллионнардыр
Нужа сазлыгында калганнар.
Нужа сазын ерып
Чыга алсак тагын,
Тынгы бирмәс әле ялганнар.
Күңелләрдә булган
Соңгы өметләрне
Нигезенә кадәр туздырды.
Болай да бит Кешем, Соңгы көчен җыеп,
Газап белән гомер уздырды.
Такы-токы тормыш,
Җитәр-җитмәс дөнья,
Яшәвенең рәте чуалды.
Сүз иреге килде,
Тагын әллә ниләр,
Ләкин илдә хаклык югалды.
Югалды чын хаклык,
Аклык белән сафлык,
Илдә – тоташ алдау, гамьсезлек.
Кайчан килер икән
Тыныч, матур тормыш,
Кайчан бетәр икән ямьсезлек?!

Сәяф Шәйхи үзенең бер шигыренә Марсель Галиевнең
"Сәләтлеләр күтәрә алмаган илне
Сәләтсезләр күтәрәмгә калдыра..."
дигән сүзләрен эпиграф итеп куйган да сүзен дәвам итә:​
Сүз иреге булды, шөкер,
Сәләтсезләр күп сөйли.
Эш күрсәтә алмаса да,
Тел белән майлап көйли.

* * * *

Сәяф Шәйхи җәмәгате Мөсәфәрә белән
Сәяф Шәйхи җәмәгате Мөсәфәрә белән

Сәяф Шәйхи 1941 елның 1 сентябрендә Мамадыш районы Урта Сон авылында туа. Тормыш фәлсәфәсенә корылган тәүге шигырьләре белән районда халык игътибарын һәм мәхәббәтен яулап ала. Әсәрләре "Ватаным Татарстан", "Мәдәни җомга" газеты, "Идел" журналы битләрендә дөнья күрә. Байтак кына шигырьләре көйгә салына. Чаллы һәм Казан нәшриятларында 12 китабы дөнья күрә. Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге бүләген ала. 2012 елда вафат була.

XS
SM
MD
LG