Accessibility links

Керәшеннәргә багышланган академик басма әзер. Кемнәр алар?


Әлмәт районы Илтән-Бута авылында керәшеннәрнең Җапрак бәйрәме
Әлмәт районы Илтән-Бута авылында керәшеннәрнең Җапрак бәйрәме

Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтында "Керәшен татарларның тарихы, мәдәнияте. XVI-XX гасырлар" дип аталган академик басма әзерләнеп бетте. Киләсе ел башында басылыр дип көтелә.

Татар белән керәшеннәрнең тамырлары уртакмы? Керәшеннәр татар халкының бер өлешеме, әллә булмаса үзләре аерым халыкмы? Әлеге сораулар әледән-әле күтәрелеп килә. Әле 1 октябрьдә Урыс православ чиркәве оештырган "Хәзерге заман шартларында балаларга һәм яшьләргә рухи белем бирү һәм тәрбияләү" исемле корылтайның керәшен татарлары секциясендә булган 11 кешенең барсы да бертавыштан "керәшеннәр татарлар түгел" дип тә әйткән иде.

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Керәшен татарларын, нугайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге башлыгы Радик Исхаков Азатлыкка тиздән дөнья күрәчәк академик басма бик күп сорауларга җавап бирәчәк, аңлашылмаучанлыкларга киртә куячак дип белдерде.

Меңнән артык биттән торган, рәсми документлар, архив язмалары, галимнәрнең хезмәтләре һәм тарихи фотоларны үз эченә алган бу китап "Керәшен татарларның тарихы, мәдәнияте. XVI-XX гасырлар" дип атала.

Радик Исхаков
Радик Исхаков

"Татар фәне өлкәсендә керәшен татарларының тарихы аз өйрәнелгән. Кызганыч, әле бүгенгә кадәр эзлекле һәм киң кырлы өйрәнүләр булмады. Шулай да этнографлар һәм филологлар керәшеннәрнең мәдәниятенә һәм теленә багышланган аерым бер хезмәтләр бастыра килде. Бу академик басманы әзерләгәндә таянырдай хезмәтләр булмады дип әйтерлек. Әнә шуңа, безгә өр яңадан тикшеренүләрнең концепциясен әзерләргә һәм бу китап өчен мәкаләләр язардай авторларны эзләргә туры килде", ди Исхаков.

Бу китапны нольдән башлап яздык дип тә әйтергә булуын да өстәде ул. Галимнәр мәкаләләре өчен архивларда эзләнә, тарихның төрле чорларын җентекләп тикшерә. Басманы әзерләү биш елга сузыла.

"Керәшеннәрнең үткән тарихын тулысынча яктырткан хезмәтләр булмаганга, керәшен татарлары, аерым алганда, туган якны өйрәнүчеләр (краевед) арасында әлеге милли катлауның килеп чыгышына карата альтернатив фаразлар барлыкка килде һәм алар алга этәрелеп, керәшеннәрнең тарихи аңына башкача йогынты ясый. Мисал өчен, керәшеннәр христиан динендәге бик борынгы "протокряшенского народа"дан килеп чыккан, Идел Болгарында ук алар булган, ә кайбер керәшен журналистлар әлеге халык Алтын Урда вакытында ук христиан динендә булган дип язучылар да бар. Шулай ук керәшеннәрнең Казан ханлыгы басып алынганнан соң андагы чукындырылган татарлар белән бернинди уртаклыгы да юк дигән версияләр дә бар", ди Исхаков.

"Керәшен татарларның тарихы, мәдәнияте. XVI-XX гасырлар" дип аталган академик басмага кергән тарихи фото
"Керәшен татарларның тарихы, мәдәнияте. XVI-XX гасырлар" дип аталган академик басмага кергән тарихи фото

Галим фикеренчә, әлеге китапта "алай түгел икән, ә менә болай" дигән нәтиҗәләр ясалмый, ә укучы басмадагы язмалар белән танышкач, нәтиҗәне үзе ясаячак.

"Күпләгән документлар нигезендә керәшеннәрнең ничек барлыкка килүе тасвирлана. Этник төркем буларак берләшүгә ниләр тәэсир ясаганы да языла. Советлар Берлеге вакытында аларның ничек итеп татарлар эченә кертелүе дә күрсәтелә", ди Исхаков.

"Керәшен татарларының тарихы, мәдәнияте. XVI-XX гасырлар" китабын күпләгән галимнәр әзерли. Тарихчылар гына түгел, дин белгечләре, этнографлар һәм мәдәният белгечләре дә басма өчен фәнни хезмәтләр яза.

"Галим Илдус Заһидуллин XVI-XVII гасырларда христианлаштыру чорыннан ук башлап язды. Рязаньнән Беляков Үзәк Русиядәге керәшен татарларына багышланган бүлекне әзерләде. Ул христиан дине кабул иткән югары катлауны да барлады. Галим Фәйзелхак Ислаев XVII йөзне яктыртты. Аның татарларны христианлаштыруга багышланган докторлык хезмәте дә бар. Казан дини семинария профессоры Алексей атакай Колчерин да XVII йөзгә багышланган мәкалә әзерләде. Ул христианлаштыру чорын яктыртты. XIX гасырга караган бүлекне күпләгән авторлар әзерләде. XIX гасыр һәм XX гасыр башын тасвиралаганда этнографлар катнашты. Алар - Дамир Исхаков, Флера Баязитова, Наилә Әлмиева, Геннадий Макаров һәм башкалар бар", ди Исхаков.

"Керәшен татарларның тарихы, мәдәнияте. XVI-XX гасырлар" дип аталган академик басмага кергән тарихи фото
"Керәшен татарларның тарихы, мәдәнияте. XVI-XX гасырлар" дип аталган академик басмага кергән тарихи фото

Китапта шулай ук керәшеннәрнең киемнәренә, музыкасына караган һәм шулай ук нугайбәкләр турында бүлекләр дә бар. Бу китапны язганда православ дин әһелен дә җәлеп итү, Радик әфәнде сүзләренчә, ул вакыттагы тарихи дөреслекне, вазгыятьне тулырак ачарга ярдәм итә.

Чиркәү әһелләре әзерләгән язма безнең трагик үткәнне бозып күрсәтә дип әйтмәс идем

"Без чукындыруга төрле яктан тирәнрәк карау өчен православие вәкилләрен җәлеп иттек. Билгеле, аларның бу хәлгә үз карашы. Кайбер хәлләрне күрмәмешкә салышырга тырышалар. Әмма безнең китапның редколлегиясе күренекле белгечләрдән тора һәм бөтен килгән язмаларның гомум хәлне ачу-ачмавын да карыйбыз. Чиркәү әһелләре биргән материаллар безнең басманы тирәнәйтә генә, мин алар безнең трагик үткәнне бозып күрсәтә дип әйтмәс идем", ди Исхаков.

Китап фәнни хезмәтләр, керәшеннәр тормышына кагылган төрле мәкаләләр язганда да зур терәк булып торачак дигән фикердә аны әзерләүчеләр. Чөнки бөтен язмалар да документлар, елъязмалар белән дәлилләнгән. Әлеге китап татар тарихын да тулылындырачак.

Исхаков сүзләренчә, китап нәшрияткә тапшырылырга әзер. Әмма әлегә басуны финанслау тулысынча хәл ителеп бетмәгән. Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе, "Ак Барс холдинг" җәмгыяте башлыгы Иван Егоров белән дә финанслау мәсьләсендә сөйләшүләр башланган. Галимнәр дәүләт дә ярдәм итер дип өметләнә. Басылса, авыл китапханәләренә дә җибәрчәкләр һәм интернетка да куелачак. Галимнәргә генә түгел, иң беренче чиратта керәшеннәрнең үзләренә дә файдалы китап булачак, ди Исхаков.

Керәшен татарлары, нугайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге 2009 ел ахырында Тарих институты каршында оешты. Әлеге үзәкне булдыру максатларының берсе - керәшен татарлары һәм нугайбәкләр турында академик басма да әзерләү. Әлеге китапны әзерләүне Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов җитәкләде.

XS
SM
MD
LG