Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:39

"Роснефть" "Башнефть"не тулысынча сатып алу турында гариза биргән


"Роснефть" җитәкчесе Игорь Сечин

"Роснефть" җитәкчесе Игорь Сечин

“Роснефть” Монополиягә каршы федераль хезмәткә “Башнефть”не тулысынча сатып алу турында мөрәҗәгать җибәргән. 12 октябрьдә ул ширкәтнең 50,08 процентын алган иде. Башкортстан җитәкчелеге ул вакытта калган өлешен сатмыйбыз дип белдерде.

Русиянең Монополиягә каршы хезмәте җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомзин белдергәнчә, “Роснфеть” “Башнефть”нең 100 процентын сатып алу турында гариза биргән. Гариза шушы көннәрдә кабул ителгән һәм бер ай эчендә каралырга тиеш диләр.

“Роснефть” берничә атна элек “Башнефть” хиссәләренең 50,08 процентын сатып алды. Контроль өлешен сатып алганнан соң, “Роснефть” 17 ноябрьгә кадәр “Башнефть”нең башка хиссә тотучыларына тәкъдим ясарга тиеш.

Әлегә миноритарийларда - “Башнефть”нең 20 проценты. Тагын 25 проценты Башкорстан кулында. 19 октябрьдә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Роснефтьнең башкарма җитәкчесе Игорь Сечин белән очрашудан соң республика өлешен сату турында сүз бармады дип белдергән иде. “Башнефть” белән без бергә идарә итәчәкбез” дигән иде Рөстәм Хәмитов.

“Роснефть” "27 октябрьдә җитәкчеләр шурасы 1,5 млрд доллар күләмендә чыгымнарга китерәчәк килешү турында карар итте", дип хәбәр иткән иде. Килешү хакында тәфсиллерәк мәгълүмат бирелмәде.

Октябрь башына да “Роснефть” шулай ук ачыклык кертми генә җитәкчеләр шурасы “зур килешү”не хуплады, дигән иде. Бераздан “Башнефть”нең контроль өлеше сатып алынды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG