“Казан” халыкара һава аланы быел 1,5 млн кешегә хезмәт күрсәткән.
Аларның 1,1 млны Русия эчендә генә очкан. Эчке рейсларда былтыргыдан 36,6 процентка күбрәк кеше хезмәтләндерелгән.
Ә менә халыкара юнәлешләрдә юлчылар саны 341 мең кеше генә булган, бу былтыргы белән чагыштырганда 41 процентка кимрәк.
“Казан” һава аланы матбугат сүзчесе Гадел Гатауллин белдерүенчә, иң зур ихтыяҗ Мәскәү, Акмәчет, Сочи, Анапа һәм Екатеринбур шәһәрләренә булган. Чит илләргә чыгучыларның кимүе Мисыр һәм Төркия курортларының ябылуына бәйле дип саный Гатауллин.
Дүшәмбе көнне Синай өстендә 224 кешенең гомерен өзгән очкыч һәлакәтенә бер ел була. "Когалымавиа" һава ширкәтенең Шәрм-әш-Шәехтән Петербурга очкан А321 очкычы 31 октябрьдә күктә шартлады. Федераль иминлек хезмәте моны террор һөҗүме дип атады.
Ә Төркия курортлары 2015 елның 24 ноябрендә Русиянең Су-24 очкычы бәреп төшерелгәннән соң ябылды. Узган җәйдә чикләүләр алынгач Казан-Төркия арасында очышлар тагын башланды.
Татарстаннан 1 ноябрьдән “Жуковский” һава аланына, Пермь һәм Новосибирскига яңа рейслар ачыла.