Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канскида Явыз Иванга куелган "канлы казык" һәйкәлен кискәннәр


Явыз Иванга куелган "канлы казык" һәйкәле киселгән
Явыз Иванга куелган "канлы казык" һәйкәле киселгән

Һәйкәлне куйган рәссам Владислав Гульятев бу һәйкәл кешеләрне тиккә үтергән вакытларның әллә ни еракта калмаганын ишарәләп торыр иде дип әйтә.

Красноярский өлкәсенең Кански шәһәрендә Явыз Иванга (Иван Грозный) куелган "канлы казык" һәйкәлен кискәннәр. Һәйкәлне рәссам Владислав Гульятев куйган иде. Бу хакта Sibnovosti яза.

Элгәре Гульятев үзенең Фейсбуктагы битендә һәйкәлне “алачаклар” дип язган иде. Шәһәр хакимиятләре белән сөйләшкәч һәйкәлне калдыру мөмкинлеге дә ачыкланган, әмма башта аны алып, куеласы урынга документлар эшләү кирәк булган. "Шуннан соң минем теләгем сүнде, әмма барыбер мин үз эшемне эшләдем инде", дип яза Гульятев.

Аның фикеренчә, шәһәр кешеләре яратып ял иткән урынны төзекләндерү максаты аңлашыла, әмма бу һәйкәл кешеләрне тиккә үтергән вакытларның әллә ни еракта калмаганын ишарәләп торыр иде.

Орел каласында "тиран" һәм "палач" дип тә саналучы Явыз Иванга татарларның Хәтер көненә туры китереп һәйкәл ачкан иделәр. Шулай ук "канлы патшаны" яратучы даирәләр Мәскәүдә, Казанда һәм Коломна шәһәрләрендә дә пот куярга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Ә Гультяев исә Азатлыкка "Явыз һәм Сталин кебек тарихи шәхесләргә һәйкәлләр кую репрессияләрне һәм җәзаларны хуплау" дигән иде.

XS
SM
MD
LG