Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Сталин террорын искә төшереп "Исемнәрне кайтарыйк" чарасы уза


Мәскәүнең Лубянски мәйданында Сталин терроры вакытында һәлак булганнарның исемнәрен укыйлар.

Русиянең күпләгән шәһәрләрендә һәм Мәскәүдә 29-30 октябрьдә Сталин террорын искә төшереп "Исемнәрне кайтарыйк" чарасы уза. Мәскәүнең Лубянски мәйданында шимбә чара иртән 10нан кич 10нга кадәр дәвам итә. Соловецки ташы янында Сталин терроры вакытында һәлак булганнарның исемнәрен укыйлар.

Бу чараны оештыруның башында Халыкара Мемориал тора. 1974 елда диссидент һәм сәяси тоткын Кронд Любарский тәкъдиме белән 30 октябрь Советлар Берлегендә Сәяси тоткыннар көне итеп билгеләнә. 1991 елда Русиянең Югары Шурасы (Верховный Совет) әлеге көнне илдә билгеләнә торган көннәр исемлегенә кертә. Мәскәүдә Сталин золымы елларында 40 меңнән артык кеше атып үтерелә. Күпләрнең язмышы билгесез.

Бәйсез тарихи чыганакларга күз салсак, Сталин репрессиясе елларында биш миллионга якын кеше сәяси золым корбанына әйләнеп җаваплылыкка тартыла. Шуларның бер миллионнан артыгы атып үтерелә. Калганнары исә ГУЛАГка эләгә. Алты миллионнан артык кеше депортацияләнә, 1932-1933 елларда җиде миллионлап кеше ачлыктан үлә.

XS
SM
MD
LG