Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада президент сайлыйлар


Президентлыкка намзәтләр Юрий Лянке, Майя Санду һәм Игорь Додон
Президентлыкка намзәтләр Юрий Лянке, Майя Санду һәм Игорь Додон

Молдовада президент сайлау илнең Европага интеграциясен теләүчеләр һәм аңа каршы булган Русия тарафдарлары арасында көрәшне дә чагылдыра.

Соңгы 20 ел эчендә Молдовада беренче тапкыр президент сайлау үтә. Бу сайлау илнең Европага интеграциясен теләүчеләр һәм аңа каршы булып, Русия тарафдарлары арасында көрәшне дә чагылдыра.

Сайлау алды кампаниясендәге халык фикерен сорашуларга күрә, социалист Игорь Додон алда бара. Белгечләр ул беренче турда ук кирәкле тавыш җыя алмас дигән фикердә.

Экономист, 41 яшьлек Додон, 2014 елдагы килешү булса да, Европага интеграция теләгенең сүнүенә игътибар юнәлтергә тели.

Майя Сандуны, ул илнең элекке Мәгариф министры, Европага кушылу тарафдарларының төп вәкиле дияргә дә була. Ул Молдованың киләчәген - Кишинев һәм Брюссель ассоциациясен килешү нигезендә күрә. Европа Берлеге Кишинев кушыла алсын өчен илдә зур үзгәрешләр үтәргә тиеш дип белдерә.

Мәскәү евроинтеграциягә кискен каршы. 1000гә якын кеше корбан булган сугыштан соң аерылган урыс телле Днестр буена меңнәрчә хәрбиләрен кертә, аларны "тынычлык сакчылары" дип белдерә.

XS
SM
MD
LG