Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт департаменты дипломатларның гаиләләренә Истанбулдан китәргә тәкъдим итте


АКШ (с) һәм Төркия әләме
АКШ (с) һәм Төркия әләме

Дәүләт департаменты шулай ук АКШ ватандашларына Төркиягә барының куркыныч икәнен белдерә.

АКШ Дәүләт департаменты Истанбулдагы Баш консуллык дипломатлары гаиләләренә каладан китәргә тәкъдим итте. Департамент сайтында белдерелгәнчә, экстремистик төркемнәрдән һөҗүм янавы куркынычы туганга әнә шундый карарга килгәннәр.

Бу тәкъдим бары тик Истанбулдагы Баш консуллыка кына карый, Төркиядәдге калган дипломатик миссияләр гадәттәгечә эшләрен дәвам итә. Дәүләт департаменты шулай ук үз ватандашларына Төркиягә барының куркыныч икәнен белдерә һәм моны террор янаулар белән аңлата.

2016 елның июль ахырында, тормышка ашмаган хәрби түнтәрелештән соң, Төркиядәге АКШ дипломатларының гаиләләре чыгарылган иде. Август ахырында Дәүләт департаменты АКШка кайтырга тәкъдим ителгәннәрнең исемлеген киңәйтте, әмма сентябрь аенда аларга Төркиядә эшләү рөхсәт ителде.

XS
SM
MD
LG