Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:06

Казанда Сталин корбаннарын искә алдылар


30 октябрь-Русиядә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көнендә Казанда башта Архангел зиратында, аннан Черек күлдә оештырылган митинг белән Татарстанда сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар.

Казанда якшәмбе, кар явып торуга карамастан, Архангел зиратында башланган искә алуда йөзләрчә кеше катнашты. Кемдер әти-әнисенең, кайберәүләр әби-бабайларының Сталин репрессияләрендә корбан китүен әйтте.

Ә андыйларның саны Татарстанда ким дигәндә 54 мең 500 кеше исәпләнә. Боларның 9366сы Казаннан, ә 3657се хатын-кызлар була. Татарстанда репрессияләнгән кешеләрнең ким дигәндә 5687се атып үтерелә. Күпләренең әле дә кайда һәм ничек юкка чыгуы билгеле түгел. Бу мәгълүматлар 2011 елда бастырылган "Хәтер китабы"нда телгә алына.

Зиратта, алдан ук искәртелгәнчә, сәяси чыгышлар яңгырамады. Башта мөселман, аннан католик һәм праваслав дин әһелләре репрессияләрдә корбан булган Татарстанлылар рухына атап дога кылды. Арытаба һәркем зират керешендә куелган стелладан үз туганнарының исемнәрен барлап алар язылган ак ташларга үзләре белән алып килгән чәчәкләрне салды.

"Бабабызны бозауларны агулауда гаепләп атып үтергәннәр"

Кукмара районы Өркеш авылында туган апалы-сеңелле Фәния Җәләлиева һәм Әлфия Һадиева Азатлыкка Сталин репрессияләрендә бабайларын югалтуларын хакында сөйләде.

"Бабай мал табибы була. Аны совет хакимиятенә каршы сүз алып баруда, бозауларны агулауда гаепләп кулга алганнар. 1937 елда бабайны алып киткәч әбием бер көтү бала-чага белән берүзе утырып калган. Бабабыз гарәпчә, латинча, урысча, медицинаны да яхшы белгән. Коръәнне укый торган булган. Авыл мулласын кулга алгач, ул авылда догалар кылучы да булган", ди Фәния ханым.

Фәния ханым, бабасы репрессия корбаны булса да, дәүләтнең репрессия корбаннарына карата мөнәсәбәте нинди дигән сорауга, без бүгенге көндә дога кыла алганыбызга шөкер итәбез, дип җаваплады. Әмма моның гына җитәрлек булуын булмавын да әйтте. Без - бабайның оныклары, безгә караганда, корбаннарның балаларына дәүләтнең игътибары зурырак булырга тиештер, дип тә өстәде.

Әлфия ханым сүзләренчә, алар бабаларының Казанда атып үтерелүен әле 5-6 ел элек кенә белә алган, дәүләттән бабалары хакында үзләренә хәбәр ителмәгән. Очраклы рәвештә генә тикшереп бабабызның 1937 елда кулга алынганнан соңгы язмышын белә алдык, дип белдерде ул.

Әниебез аннан берәр хәбәр килер дип гомер буе көтеп яшәде. Китте дә югалды бабагыз, диде

"Әниебез аннан берәр хәбәр килер дип гомер буе көтеп яшәде. Китте дә югалды бабагыз, диде. 1996 елында әниебез вафат булганда да бабабыз турында берни белми китеп барды", ди ул.

Фәния ханым да, Әлфия ханым да бабаларының репрессиягә эләгүенә сәбәп булган авылдашларына ачу сакламый, без бабабызны нахакка гаепләүчеләргә рәнҗемибез, ди алар.

"Баштарак рәнҗү булгандыр, бәлкем. Ул күбрәк әниләрдә булгандыр. Алар безгә бабабызны репрессиягә фәлән кешеләр җибәрде дип әйтә торганнар иде. Бабабызны репрессиягә җибәрүчеләр бу гамәлләрен астыртын эшләсәләр дә, тормыш барыбер аларны белдертә. Без ул кешеләрнең бөтенесен дә белдек.

Берсендә Чиләбедә яшәгән әниебезнең сеңлесен мәҗлескә чакырганнар. Шунда бер кеше килеп, без Өркеш авылында шул кеше урынына үз кешебезне тыктык та, аны аттырдык, без исән калдык, дип сөйләгән.

Бабабызны нахакка рәнҗеткән кайберүләр үзләре килеп бездән гафу үтенде

Шунда әнинең апасы торып баскан да, сез югалуыбызны теләгән идегез, без яхшы яшибез, барыбыз да исән, бер-беребезгә терәк, дигән дә чыгып киткән. Аллаһы Тәгалә барыбер хәбәрне бирә. Бабабызны нахакка рәнҗеткән кайберүләр үзләре килеп бездән гафу үтенде. Без аларга карата рәнҗү тотмыйбыз. Бабабызның үлеменә сәбәп булучыларны Аллаһы Тәгалә гафу итсен иде", диде.

"Сталинны изгеләштерергә тырышу дөрес түгел"

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу зираттан соң Черек күлдә дә дәвам итте. Зиратка килүчеләрнең күбесе бу чарада да катнашты.

Татарстан сәяси репрессияләр корбаннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Инна Шевченко 1937 елгы сәяси репрессияләрне тәнкыйтьләп, төрмәләрдә караклар һәм кеше үтерүчеләр генә утыра дигән Сталинны соңгы вакытта изгеләштерергә тырышалар, әмма бу ялган һәм без дөреслекне әйтергә тиеш, дип чыгыш ясады.

Чараны оештыручылардан, Татарстан хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова сүзләренчә, 2004 елда Казанның Черек күл паркында сәяси репрессияләр корбаннарына аталган һәйкәлнең ачылуы белән дәүләт үзенең гаебен таныган.

"Золым корбаннары туганнарына Чуашстанда 2500, Татарстанда 500 сумлык ярдәм"

Чыгыш ясаучылар, Татарстан хөкүмәте мондый чаралар оештырып репрессия корбаннарын искә алса да, аларның балаларына, туганнарына карата игътибар юк дип белдерде.

Инна Шевченко сүзләренчә, Татарстанда сәяси репрессия корбаннары туганнарының пенсияләренә хөкүмәт 500 сум гына өстәмә түләсә, күрше Чуашстан республикасында мондый өстәмәнең 2500 сум булуын әйтте.

Безнең республикабыз бай. Теләсә 500 сум гына түгел, күбрәк тә өстәмә ярдәм түли алган булыр иде

"Без моңа көнләшеп карамыйбыз, киресенчә иң азыннан кемнәргәдер әйбәтрәк бу тормышта дип сөенәбез генә. Әмма бу үз чиратында гадел дә түгел. Чөнки безнең республикабыз бай. Теләсә 500 сум гына түгел, күбрәк тә өстәмә ярдәм түли алган булыр иде", дип белдерде.

Репрессия корбаннары туганнары сүзенә Метшин колак салырмы?

Казанның "Мемориал" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Алексей Степанов сүзләренчә, Черек күлдәге һәйкәлне радиусы ким дигәндә ун метр булган читәннәр белән әйләндереп алуны һәм монда илткән юлга әлеге урынның исемен белгерткән элмә такталар куюны сорап Казан шәһәре башкарма комитетына өч елдан бирле мөрәҗәгать итеп килүләренә карамастан, гозерләренең тормышка ашырылмавын әйтте.

Репрессиягә дучар булганнарның 40,6 процентын крестьяннар, аерым хуҗалыклар тәшкил иткән

"Бу сквер тикмәгә генә һәйкәл кую өчен сайланмады. Монда нахакка гаеп тагылганнарның хатыннары, ирләреннән берәр хәбәр булмаганмы икән дип үзара очраша торган булган. Чөнки моннан ерак түгел НКВД оешмасы урнашкан булган. Бу урынны "күз яшьләре скверы" дип тә атап йөрткәннәр әле. Репрессиягә дучар булганнарның 40,6 процентын крестьяннар, аерым хуҗалыклар тәшкил иткән. Колхозчылар 13,5 процент, эшчеләр 17 процент, хезмәткәрләр һәм студентлар 13,9 процент, җитәкчеләр 6,55 процент, дин әһелләре 4,9 процентны тәшкил иткән. Без бу урынның тиешле мәгълүматләр язылып яңадан тәртипкә китерелүен телибез, Казан халкы бу урынның мәгънәсен белергә тиеш", диде Степанов.

Аның бу сүзләрен митингка җыелганнар бертавыштан хуплады һәм мөрәҗәгатьне кабат Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшинга җибәрергә карар итте.

XS
SM
MD
LG