Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа татар бистәсе: үткәне данлы, бүгенгесе шомлы. Ә киләчәге?


Яңа татар бистәсенә сәяхәт
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:12:00 0:00

Казандагы татар бистәсенең берничә урамы туристларга күрсәтерлек итеп азмы-күпме төзекләндерелде, әмма Яңа татар бистәсенә шәһәр, республика хакимиятенең кулы җитми. Азатлык Яңа татар бистәсендә туып-үскән, анда яшәгән һәм эшләгән кешеләр белән аралашып кайтты.

Яңа татар бистәсенә 1749 елда нигез салына. Тарихчылар да, биредә яшәүчеләр дә аның төгәл территориясен атый алмый. Әмма шулай да, Иске татар бистәсен тимер юл аерган дип әйтәләр. Әҗем мәчете янында яшәүчеләр үзләрен Яңа татар бистәсе кешеләре дип саный. Бистә агач йортлардан торган, бер бәләкәй өлеше генә калган. Биредә бистәнең тарихи биналары исән әле. Казан архитекторлары Яңа татар бистәсен сәнәгать корылмаларыннан арындырырга тәкъдим итә. Казанның үзәгендә урнашкан бизнес офисларны Яңа татар бистәсенә күчерергә кирәк, биредә зур татар базары рәвешендә үзәк калкып чыгарга тиеш дигән фикер җиткерәләр. Шушында ук ислам финанс үзәген оештырырга телиләр. Бүген исә бистәнең тарихи урыннарын да, шәхесләре турында бер генә истәлекле такта да табып булмас.

Иске таш мәчете мәхәлләсендә меңнән артык кеше исәпләнгән

Иске таш мәчете
Иске таш мәчете

Данлыклы Әмирханнар нәселенең дәвамчысы, танылган галим Илдус Әмирхан Казаннан читтә туып-үскән булса да, бу урыннарны туган яклары дип исәпли. Ул Яңа татар бистәсенә хәзер сирәк киленә, әмма күңел тарта ди. 1802 елда салынган Иске таш мәчете – Әмирханнар нәселе мәчете булып санала. Мәчет исән, эчен төзекләндерер өчен азмы-күпме акча да табылган, әмма тирә-ягын тәртипкә китерер өчен акча җитешми. Имамлык иткән бабалары Зариф Әмирханның нигез йорты, алар багып торган кызлар, егетләр мәдрәсәләре биналары да юкка чыккан.

"Без – куылган халык идек. 1960 елларда Казанга кайттык, әмма биналарны кайтару турында сүз ачарлык түгел иде. Тузган агач йортлар иде. Ремонтларга кирәк. 1990нчы елларда 35нче санлы татар мәктәбен, Әмирхания мәдрәсәсен, Рабига мәктәбен торгызырга дигән мәсьәләне күтәрдек. Мәчетне үзәк итеп оештырып мәхәллә системын булдырырга хыялландык. Әмма безгә рөхсәт итмәделәр. Ахыр чиктә йортларны бульдозер белән җимерделәр.

Күңел барыбер шушында тарта. Һәрберебез шушында килергә тырышты. Сез кайдан дисәләр, Яңа татар бистәсеннән дибез. Кендек җире шушы Яңа татар бистәсендә. Хәзер киләм – танымыйм, адашам. Бу – татар мөселман җире. Татарның яшәү үрнәге буларак торгызырга кирәк, "промзона" юкка чагарылырга тиеш. Алар соңыннан барлыкка килгән биналар. Тарихи реестр булдырырга кирәк. Бер генә элмә такта да юк. Фатих Әмирхан янына Тукай килеп йөргән, Зариф хәзрәт Тукай җеназасын укыган. Биредә һәр урын тарихи ”, дип сөйләде безгә Илдус Әмирхан.

Яңа татар бистәсенең элекке күренеше
Яңа татар бистәсенең элекке күренеше

"Бистәнең топонимикасы үзгәртелде"

Татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев – Яңа татар бистәсендә туып-үскән шәхес. Ул биредә чын татар мохите иде дип искә ала.

Тәлгать Бариев
Тәлгать Бариев

“Бу – чын татар бистәсе иде, аралашу татарча гына. Берничә урыс гаиләсе бар иде. Безнең белән Вовка Тюрин үсте, теттереп татарча сөйләшә иде. Урыс гаиләсендә туган балалар да безнең белән 35нче санлы татар мәктәбендә укыды. Совет чорында фабрика, завод, комбинатлар күп иде. Авылдан килүчеләр шушында урнаша иде. Советлар вакытында мәчетләр эшләми иде, Мәрҗәни генә бар иде. Безнең Гафури урамындагы 4нче санлы йорт калкулыкта урнашканга күрә, без аны күрә идек. Ураза вакытында ахшам җит дисә, Мәрҗәнидәге әби-бабайлар ут кабыза иде, без ахшам җитте дип яңа бистә әбиләренә хәбәр итә идек, алар безгә кәнфит бирә. Күңелле!

Яз көне су баса.Трамвай йөрүдән туктый. Кешеләр үзәккә көймәдә йөри иде

Ике бистә арасын тимер юл күпере аерып тора иде. Ике якта да болын, көтүлек иде. 500 сыер була торган иде, кәҗә асрадылар. Идел якын, яз көннәрендә ике бистә арасын су баса иде. Трамвай йөрүдән туктый. Казанның үзәгенә барам дигән кешеләрне көймәдә озатып куялар иде. Кыр казлары, торналар йөри иде, чын табигать кочагы! Күлләрдә коена идек”, дип искә ала ул.

Яңа татар бистәсендәге урам исемнәренең топонимикасы үзгәрде дип күңеле кырыла Тәлгать Бариевның. Меховщиков урамының тарихи исеме – Зур Сембер, Гафуриныкы – Кече Сембер, Зайцев урамының элеккеге исеме Урал урамы булган. Порт урамы исә элек Яңа урам дип йөртелгән. Тәлгать Бариев урыс исемнәрен биреп татар топонимикасы бозылды дип саный. Совет чорында аның белән исәпләшмәгәннәр.

“Татар мохитен саклап булыр иде. Әмма кешеләрне таратып бетерделәр. Бистә бит ул тарихи биналар гына түгел. Анда яшәүчесе дә кирәк. Иске татар бистәсендә биналар бар, ә халкы юк. Бистә бит ул тел, мәдәният мохите дә!”, ди Тәлгать Бариев.

Салих Сәйдәшне соңгы юлга озаткан юл

Яңа бистәдә сакланган тарихи биналар бик аз, шуларның берсе Мазут йорты булса, икенчесе – элеккеге мамык фабрикасы каршындагы татар мәктәбе бинасы.

Яңа татар бистәсендә сакланып калган мәчетләрнең тагын берсе – Ал мәчет. Бүген биредә имам булып Ильяс хәзрәт Җиһаншин тора.

“Ал мәчет турында Шиһабетдин Мәрҗәни китабында да телгә алына. Ул аны үзенчәлекле архитектуралы гыйбадәтханә дип яза. Тарихына килгәндә, 1808 елда ул беренче гильдия сәүдәгәре Муса Апанаевларның бердәнбер мәрхүмә кызлары Зөбәйда истәлегенә салына. 1905-1906 елларда мәчет үзгәреш кичерә. Зурайтыла, мәйданы киңәйтелә, ике катлы була. Шәрыкъ алымнары белән бизәлә.

Мәхәлләдә 486 ир булган. Мәдрәсә бинасы да, имам, мәэзин йортлары сакланмаган

Биредә җәдидчелек юнәлешендә эшләүче Ягъкуб мәдрәсәсе була. 90 бала укыган, шушында ук яшәгән. Мәхәлләдә 486 ир булган. Мәдрәсә бинасы да, имам, мәэзин йортлары, кызганыч ки, сакланмаган. Алар агачтан була, янгын аркасында көлгә әйләнә. Ал мәчет безгә 1998 елда кайтарылды.”, дип сөйләде Ильяс хәзрәт Азатлыкка.

Ал мәчетенә терәлеп торган Точмаш заводы капкасы да тарихи булып санала. Шушы капкалар аша татарның асыл затлары соңгы юлга озатылган. Биредә яшәүчеләр композитор Салих Сәйдәшнең җеназасын да хәтерли. Ал мәчет хезмәткәрләре Яңа бистәгә терәлеп торган Татар зиратында җирләнгән татар шәхесләренең каберләрен тәртиптә тота. Ильяс хәзрәт татар зиратын туристик маршрутка кертергә кирәк дигән фикердә.

Тарихи татар зираты
Тарихи татар зираты

“Аяк астыбызда – тарих. Татарның зур шәхесләре гомер кичергән. Зур биналар төзеп тарихи урыннарның мәгънәсе югалды. Татар зиратын тарихи мемориал итеп оештырып булыр иде. Туристик маршрутка кертеп зират кыла торган урын итеп эшлисе иде, кешеләрне тарих белән таныштырырга кирәк”, диде ул.

Яңа татар бистәсе – заманның бизнес инкубаторы

Меховщиковлар урамында урнашкан Ак мәчеткә 1801 елда, кайбер чыганакларда 1802 елда нигез салынган дип языла. Яңа татар бистәсенең иң матур мәчетләре булып саналган мәчет бүген җимерек хәлдә, озак еллар дәвамында төзекләндерүне көтә. Ул Татарстан диния назарәтенә кайтарылган.

Ак мәчет бинасы
Ак мәчет бинасы

Тарихчы Айрат Фәйзрахман да чыгышы белән Яңа татар бистәсеннән, ул Яңа татар бистәсенең уникаль яклары бик күп дип сөйләде.

"Ак мәчетне халык телендә Рәхимбай мәчете дип тә йөрткәннәр. Шушында 35нче мәктәпнең төп бинасы урнашкан. Таш мәчет 1801-1802 елларда барлыкка килә. Ул агач мәчет урынында салына. Ак мәчет бик матур, купшы бина була. Мәчет тирәсендә сәүдәгәрләр яшәгән. 1920нче еллар азагында бистә үзгәрешләр кичерә, мехчылар фабрикасы төзелә. Ак мәчетне мехчылар берләшмәсенә тапшыралар, ул төрлечә кулланыла, килбәтсез хәлгә килә. Моннан халык кысрыкланып чыгарыла. Кемдер бу тирәдә Тукайның үги әти-әнисе яшәгән дип тә әйтә.

Айрат Фәйзрахман
Айрат Фәйзрахман

Шунысын әйтергә кирәк: яңа татар бистәсенә килгән кеше эшләп бик тиз баеган. Хәзерге тел белән әйтсәң, бу бизнес инкубатор булган. Кемдер шушында торып калган, кемдер авылга кайтып тегермән ачкан, үз эшен башлаган. Рәхимбай да шушында эшләп үз акчасына мәчет төзегән”, дип сөйли Айрат.

Бистәне сәнәгать мәйданына әверелдерү – җинаять

Бүген Яңа татар бистәсендә озак еллар дәвамында берничә буын кешеләре дә яши. Азатлык очраткан ханым үзен бистәдә яшәүче бишенче буын вәкиле дип әйтте. Дәү әтисе салган иске йортта яши, шартлар булмаса да, моннан күчеренергә теләмим, татар зираты якын, Яңа татар бистәсе рухын саклыйм дип белдерде.

Яңа татар бистәсендә ике исерек: берсе – ямщик сукыр Фатыйх, икенчесе – вак алыпсатар. 1960нчы елларда Яңа татар бистәсендә эчмәгән ике кеше генә калган

Галим Нух Якуповның өч буыны Яңа татар бистәдә яшәгән. Алар нәселенә бистәдән күченергә туры килгән. Яңа татар бистәсен сәнәгать зонасына әверелдерү татарның рухи тамырыннан аеру иде, бу татарларга карата җинаять дип саный. Аның фикеренчә, бистә төзекләндерелсә, биредә туып-үсүчеләр кире яшәргә кайтыр иде.

“Әти бистәнең өч мәчетендә дә шыгрым тулы кеше була иде дип сөйләгәне истә. Халык дини булган. Әтинең Рамазан аенда мәчет каршында кәләвәләр белән чәй эчүләр оештырыла иде дип сөйләгәне истә.

Биредә барысы да туганар кебек яшәде. Урамда сәлам бирмичә узучы булмады. Бу зур әдәпсезлек саналган. Әти Яңа татар бистәсендә ике исерек кенә бар иде дип сөйли иде, берсе – ямщик сукыр Фатыйх, икенчесе – вак алыпсатар. 1960нчы елларда Яңа татар бистәсендә эчмәгән ике кеше генә калган иде дип сөйли иде.

Татарлар 100 ел эчендә сазлык урынын оҗмах урынына әверелдерә, ә советлар хакимияте 30 елда аны туздыра

Мәчетләр 1930 елларда ябыла. 30 ел эчендә халыкның иманы зәгыйфьләнә. Аны рухи тамырыннан аералар, диннән биздәрәләр, алфавитыннан ераклаштырар. Тарихтан, фәнни хезмәтләрдән өзәләр. Рухи яктан татар хәерчеләнә. Аннары шушында завод китереп салалар. Башка урын тапмадылармы? Бакчадай урынга фабрика-заводларны салып куюны безнең халыкка карата җинаять дип саныйм. Сугыш вакытында Точмаш заводы салына, кешеләрне тарата башлыйлар. Кешеләр саны кими. Яшәү урыныннан кысрыклап чыгаралар. Татарлар 100 ел эчендә сазлык урынын оҗмах урынына әверелдерә, ә советлар хакимияте 30 елда аны туздыра. Бу – туган ягым, яшәргә кайтыр идем. Элекке күршеләрем белән яшәр идем. Бик күп истәлекләр”, дип сөйләде Нух Якупов Азатлыкка.

"Яңа татар бистәсе милли стильдә яңарырга тиеш"

Яңа татар бистәсен төзекләндерү 2003 елда ук тәкъдим ителде. Ул вакытта ук шәһәр, республика хакимияте концепция белән кызыксынган булса да, ул һаман кәгазьдә генә кала бирә. Танылган архитектор, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясенең шәһәр төзелеше, авыл җирлеген планлаштыру кафедрасы мөдире Александр Дембич Иске татар бистәсенең бер өлеше генә төзекләндерелде, ул Яңа татар бистәсе белән тоташырга тиеш, дип сөйләде Азатлыкка.

Дембич Яңа татар бистәсен базар формасында эшләүне тәкъдим итә. Үзәктәге бизнес оешмаларны Яңа татар бистәсенә күчерү кирәк дип саный.

Александр Дембич
Александр Дембич

“Казанга килүчеләрнең аны чыннан да меңъеллык тарихлы шәһәр итеп күрәсе килә. Бу дөрес тә. Кызганыч ки, архитектурада моның чагылышы юк. Борынгы шәһәр мохите сакланмады диярлек. Казан – биш диңгез порты дигән гыйбәрә бар. Зур елгалар буенда урнашкан шәһәр, әмма Иделгә туры чыгу юк. 1956 елда Куйбышев исемендәге ГЭС төзелде, Идел яры зур йөк ташу урыны итеп ясалды, тимер юл белән тоташтырылды. Яңа татар бистәсендә яңа предприятиеләр, заводлар калкып чыкты. Бер гасыр ярым вакыт дәвамында матур гына яшәгән, үз гореф-гадәтләре, үзенчәлекле архитектурага ия Яңа татар бистәсе юкка чыгарылды.

Складларны алып ташлау берни тормый

Яңа татар бистәсендәге завод, фабрикаларның технологияләре 50-60 нчы еллардан бирле үзгәрмәде. Аерым предпприятиеләр бар, мәсәлән, “Синтетик каучук”, “РТИ” уңышлы эшли. Тик калганнары үле-тереле көн күрә. Алар күп очракта үз территорияләрен склад буларак арендага бирә. Аларны алып ташлау берни тормый.

Яңа татар бистәсе үзгәрергә тиеш, биредә милли архитектуралы биналар, тораклар төзелеп, эре бизнесны алып баручыларның штаб-квартирасы булырга тиеш дип саныйм. Хәзерге вакытта Казанның үзәгендә 175 мең эш урыны бар дигән мәгълүмат бар. Кешеләр саны күбәйде, бу шәһәрнең үсешенә бик нык комачаулый. Үзәктән тораклар кысрыклап чыгарылды. Кичке якта үзәк бушап кала. Бу – туристлар өчен ямьсез күренеш. Кичке якта буш кварталлар буйлап йөрү кемгә кызык? Үле үзәк булып чыга.

Шәрыкъ стилендәге татар базары кебек бизнес үзәкләр төзелсә, Иделдән Казанга капкалар ачылса, бик матур булачак!

Бизнесның бер өлеше Яңа татар бистәсенә күчерелсә, хәерлерәк. Эшмәкәрләргә бу уңай, үзәктән ерак түгел. Казан кирмәне янындагы җирләргә кагылырга ярамый, мираслар күп. Ә Яңа татар бистәсендә алар аз, милли колоритлы йортлар, биналар төзү мөмккин. Шәрыкъ стилендәге татар базары кебек бизнес үзәкләр төзелсә, Иделдән Казанга капкалар ачылса, бик матур булачак! Яңа татар бистәсендә ислам финанс үзәге булдырырга телибез. Миллилек артыр иде. Әмма бистәдәге яңа биналарның музей кебек калкып чыгуы кирәкми, анда чын тормыш кайнасын иде. Мәсәлән, гел административ биналар гына булырга тиеш түгел, кешеләр өчен тораклар да төзелсен. Яңа татар бистәсендә туып-үскән кешеләр дә бар бит, бәлки, алар анда күченеп яшәргә телиләрдер.

Яңа татар бистәсендә тарихи мәчетләр сакланган. Алар, территорияләре киңәйтелеп, яңа төзекләндерелгән бистә эчендәге күркәм биналар булып калырга тиеш”, дип сөйләде Азатлыкка Александр Дембич.

Хәзерге вакытта Яңа татар бистәсен төзекләндерү эше Малайзия белгечләренә тапшырылды. Әмма кечкенә утрау кебек сакланган яңа татар бистәсендәге тарихи биналар биек бизнес үзәкләр арасында югалып калмасмы? Алар татар тарихына сак карармы? Бу сорау ачык кала.

Яңа татар бистәсе концепциясе
Яңа татар бистәсе концепциясе

Дембич Яңа татар бистәсендәге инфраструктура үсеше өчен елына якынча 3-5 млрд сум кирәк, ди. "Юл-транспорт челтәрен үстерергә кирәк булачак, әмма күпкә арзанлы ысуллар кулланып була. Метроны да сузып була, аны җирасты итеп түгел, ә өстән йөри торган итеп төзергә мөмкин.

Яңа татар бистәсе Иске татар бистәсе белән кушылырга тиеш. Иске татар бистәсенән Иделгә чыгу юлы барлыкка киләчәк, ә Яңа татар бистәсенә Кабан күленә капкалалар ачылачак. Иске татар бистәсендә эш дәвам итәргә тиеш, әлегә бер бәлкәй өлеше генә тәртипкә китерелде, арткы урамнар бит нәүмиз калды”, дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Дөнья татар яшьләре форумы Иске һәм Яңа татар бистәләре туристлар өчен велосипед юллары белән тоташырга тиеш, дигән фикердә. Бүгенге көндә Форум тарафыннан Бистә 2.0 дип исемләнгән махсус проект эшли башлады. Аның нигезендә Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдәге татар бистәләренең тарихы өйрәнелә, аларга яңа сулыш өрү мөмкинлеген карала.

XS
SM
MD
LG