Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:31

"Грузия хыялы" фиркасе парламентта конституцион күпчелеккә иреште


Грузиядә парламент сайлауларының икенче туры узды

Грузиядә парламент сайлауларының икенче туры узды

“Грузия хыялы” парламентта 150 урынның 115ен алачак, бу аңа конституциягә үзгәрешләр кертү хокугы бирә дигән сүз.

30 октябрь Грузиядә узган парламент сайлауның икенче турында “Грузия хыялы” фиркасе бермандатлы 50 бүлгәнең 48ендә җиңү яулаган. Фиркага сайлаучыларның 48,6 проценты тавыш биргән диелә Үзәк сайлау комиссиясенең беренчел мәгълүматларында.

Шулай итеп, “Грузия хыялы” парламентта 150 урынның 115ен алачак, бу аңа конституциягә үзгәрешләр кертү хокугы да бирә дигән сүз.

Икенче урында 27,14 процент тавыш белән элекке президент Михаил Саакашвилиның “Бердәм милли хәрәкәт” фиркасе.

Парламентка шулай ук “Грузия патриотлары альянсы” фиркасе дә уза. Ул 5 процент җыйган.

Парламент сайлауларының беренче туры Грузиядә 8 октябрь узган иде. Анда “Грузия хыялы” 44 урын, “Бердәм милли хәрәкәт” – 27, “Грузия патриотлары альянсы” 6 урын яулаган иде.

Михаил Саакашвили тарафдарлары сайлаулар вакытында хокук бозулар турында хәбәр итә. Ләкин хакимияттәге фирка халыкара күзәтүчеләрнең күплегенә сылтанып, әлеге гаепләүләрне кире кага.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы һәм башка абруйлы оешмалар вәкилләре күпмедер дәрәҗәдә хокук бозулар барлыгын танысалар да, гомумән алганда Грузиядә сайлаулар демократик шартларда узды дип белдерә.

XS
SM
MD
LG