Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда адвокатлар офисын шартлатырга омтылганнар


Чаллы шәһәре мәхкәмәсе
Чаллы шәһәре мәхкәмәсе

ОМОН хезмәткәрләре тарафыннан кыйналган адвокатларның аларны кыйнаучылар белән очрашуы буласы көнне билгесез кешеләр адвокатлар коллегиясенә ут төрткән.

31 октябрь төнлә Чаллыда билгесез кешеләр Чаллы адвокатлар коллегиясе урнашкан офис ишеген бәреп ватканнар һәм бина эченә газ баллоны кертеп, чүпрәк-чапрак белән каплап, яндырып җибәргәннәр.

Баллон шартламаган, якынадагы йортларда яшәүчеләргә зыян килмәгән. Урынга янгын сүндерүчеләр килгән, оператив-тикшерү төркеме эшли. Җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә диелә “Зона права” хокук яклау оешмасының матбугат хезмәте белдерүендә.

Адвокат Ирина Хрунова моны адвокатларны куркыту акциясе дип саный.

“Бүген ОМОН хезмәткәрләре тарафыннан кыйналган адвокатлар белән аларны кыйнаучылар белән очрашу булырга тиеш иде. Хәзер адвокатларга чынлап та куркыныч яный дип санарга мөмкин, без тикшерүчедән аларга дәүләт яклавы сораячакбыз”, ди Хрунова.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2016 елның 17 августында Татарстан эчке эшләре министрлыгының Чаллыда эшләүче ОМОН хезмәктәрләре автоматлар тотып Чаллы адвокатлар коллегиясенә бәреп керә һәм берни аңлатып тормыйча өч адвокат һәм аларның ике клиентына карата көч куллана.

Зыян күрүчеләр сүзләренчә, полиция хезмәктәрләре аларга богаулар кидерәләр, идәнгә егып салалар һәм кыйныйлар.

Әлеге җинаять эше Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсендә үтә мөһим эшләр тикшерү бүлегендә карала.

XS
SM
MD
LG