Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Левада: Русия халкының 48 проценты Сүрия аркасында өченче дөнья сугышы башланудан курка


Хмеймим һава аланында Русиянең Су-35 очкычы

Хмеймим һава аланында Русиянең Су-35 очкычы

Левада үзәге оештырган сораштыруда катнашканнарның 48 проценты Русия белән Көнбатыш арасындагы киеренкелек өченче дөнья сугышына әйләнеп китәргә мөмкин дип курка. Шул ук вакытта респондентларның яртысы Русия Сүриядәге бәрелешләрдә катнашуын дәвам итәргә тиеш дип саный.

Левада үзәге оештырган сораштыруда катнашкан русиялеләрнең 48 проценты Сүрия низагы аркасында килеп туган Русия белән Көнбаташ арасындагы киеренкелек өченче дөнья сугышына әйләнеп китәргә мөмкин дип курка.

Русия белән Көнбатышның низагны чишү юлын табарына халыкның өчтән бере генә ышана. Сүриядә сугыш башланганнан бирле бу сан 14 процентка кимегән.

Җавап биргәннәрнең яртысы Русия Сүриядәге бәрелешләрдә катышуын дәвам итәргә тиеш дип саный, 28 проценты Русия Сүриядән китәргә тиеш белдерә, чиреге анык кына җавап бирә алмаган.

Русия Сүриядә 2015 елның 30 сентябреннән бирле хәрби чараларда катнаша. Русияне Сүриянең кешеләр күпләп яши торган төбәкләренә һава һөҗүмнәре оештыруда күп тапкыр гаепләделәр. Кремль исә һөҗүмнәр Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" төркеменә генә юнәлтелгән дип белдереп килә.

XS
SM
MD
LG