Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:11

Эзәрлекләүләрдән качып Русиядән киткән Гуриев беренче тапкыр Мәскәүгә җыена


Сергей Гуриев

Сергей Гуриев

Бүгенге көндә Европа реконструкция һәм үсеш банкында баш икътисадчы булып эшләүче Гуриев Евразия икътисади интеграциясе сорауларына багышланган XI Халыкара конференциядә катнашачак диелә. Конференция 11 ноябрьдә узачак.

ЮКОС эшенә кагылышлы эзәрлекләүләрдән куркып Русиядән 2013 елда чыгып киткән Русия икътисад мәктәбенең элекке ректоры Сергей Гуриев беренче тапкыр Мәскәүгә киләчәк, дип яза BBC.

Европа реконструкция һәм үсеш банкында баш икътисадчы булып эшләүче Гуриев Евразия икътисади интеграциясе мәсьәләләренә багышланган XI халыкара конференциядә катнашачак диелә. Конференция 11 ноябрьдә узачак.

Гуриев ЮКОСның элекке җитәкчеләре Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевка каршы ачылган икенче җинаять эше турында белгечләр хисабы әзерләүдә катнашкан иде. Әлеге хисапта ширкәт җитәкчелегенең гаебе булуына шик белдерелә.

Аннан берничә тапкыр сорау алдылар, йортында тентү уздырдылар.

Тоткарланулардан куркып, Гуриев Франциягә киткән иде.

Былтыр май аенда ЮКОС эшенә белгечләр хисабы әзерләгән юрист һәм икътисадчыларга карата тикшерү эшләре тәмамланды дип белдерелде. Ләкин Гуриев барыбер Русиягә кайту турында уйламыйм, диде.

XS
SM
MD
LG