Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:07

"Көмеш Акбузат" Уфада бәйрәм рухы тудыра алмады


Гран-при Бангладеш киночыларына тапшырылды

Гран-при Бангладеш киночыларына тапшырылды

26-28 октябрь Уфада "Көмеш Акбузат" III халыкара милли һәм этник кино фестивале узды. Ләкин әлеге халыкара милли һәм этник кинофестиваль бәйрәм рухын тудыра алмады.

Форумда катнашу өчен егерме илдән 268 гариза кабул ителеп, 24 фильм сайлап алынган иде. Аларның 9ы документаль, 8е тулы һәм 7се кыска метражлы фильмнар. Финалга Башкортстан киночыларының өч эше чыкты. Алар Радик Килмәмәтовның тулы метражлы “Рух җыры” фильмы, Айнур Әскәровның “Пилорама”сы һәм Татьяна Перцеваның “Бубен мира” исемле кыска метражлы кинолары. Бу финалга чыккан фильмнарның 12 процент ярымы җирле киночылар эшләре булды. Ә инде Татьяна Перцеваның Башкортстанда яшәмәве, чыгышы белән генә Уфадан булуын искә алганда, ул 8 процент чамасы дигән сүз. Соңгысы урыс телендәге фильм.

Финалга Русия төбәкләреннән тыш Иран, Бангладеш, Монголия, Сүрия, Кыргызстан, Казакъстан, Украина, Әфганстан киночылары да чыкты. Мисыр белән Сүрия, Украина белән Әрмәнстан киночыларының уртак эшләре катнашты. Бәяләмә төркемен билгеле маҗар кинорежиссеры һәм кино тәнкыйтьчесе Иван Форгач җитәкләде. Моңа кадәр узган фестивальләрдә бәяләмә төркеменә таҗик кинодокументалисты Дәүләт Худнозаров рәислек иткән иде.

Элек фильмнар берничә кинотеатрда күрсәтелсә, быел бер генә кинотеатрда күрсәтелде

Фестиваль киноларын карау “Родина” кинотеатрында оештырылды. Уфалар өч көн буе бушлай кино карап рәхәтләнде. Дөрес, һәр тамаша да тулы заллар белән генә үтмәде. Фестивальне ачу һәм ябу тантаналары Башкортстан дәүләт концертлар залында үтте.

Бәйгедән тыш програм кысасында Башкорт киносы көне узды. Анда республикада төшерелгән кинолар күрсәтелде. Шулай ук “Русия төбәкләре фильмнары” дигән чара да оештырылды. Анда төбәкләрдә төшерелгән милли һәм этник кинолар белән танышырга мөмкин иде. Фестиваль кысаларында дебютантлар чыгышы, осталык дәресләре, яшь киночылар арасында питчинг (фильмга химаячеләр табу максатында тәкъдим итү чарасы – ред.) һәм башка чаралар үтте. Яшьләр арасында питчингның бу икенчегә уздырылуы. Әлеге чарада сценарий язучы яки режиссер төшереләчәк фильмын тәкъдим итә. Питчингта өч җиңүче билгеләнде. Динара Әбдрәшитова – 50, Лилия Җәнтилина – 30, Константин Анисимов 20 мең сумга сертификатлар алды.

Беренче фестивальгә 10, икенчесенә 9 миллион сум бирелсә, быелгысына 4,5 миллион гына бүленде

Фестивальне ябу тантанасы 28 октябрь Башкортстан дәүләт концертлар залында узды. Гран-прига “Джалал тарихы” исемле тулы метражлы фильм өчен Бангладеш режисссеры Абу Шахед Эмону лаек булды. Төп бүләкне аңа бәяләмә төркеме җитәкчесе Иван Форгач тапшырды. “Кызганычка каршы, фестиваль тәмамланды. Кадерле уфалар, сез аны саклагыз, мин моны үтенеп сорыйм. Бу чара милләтләрне, төбәкләрне берләштерү юнәлешендә Русиянең мәдәни тормышында зур урын били. Ә милләтләр һәм төбәкләрдән башка ил болай көчле була алмас иде”, – диде ул үзенең бүләкләү чыгышында. Шулай ук тулы метражлы һәм кыска метражлы уен һәм документаль кинолар арасында иң яхшы сценарий, режиссер эше һәм оператор эше өчен җиңүчеләр билгеләнде.

Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстан киночылары: режиссер Радик Килмәмәтов, кыска метражлы фильмга сценарий язучы Дамир Йосыпов та бар. Татарстан режиссеры Салават Юзеев кыска метражлы уен кинолары арасында “Ишекне япты да китте” комедиясе өчен җиңүче дип табылды. Шулай ук мәдәният министрлыгының махсус бүләкләре дә тапшырылды. Башкорт киносы аксакалы Әмир Абдразаков исемендәге “Милли рух өчен” бүләге Казакъстанның “Конабай” фильмы режиссеры Досхан Жолжаксыновка, республиканың тәүге кинооператоры Гыйлван Әмиров исемендәге приз Башкортстан операторы Тимур Ганиевка бирелде. Шулай ук тамашачылар сөюе номинациясендә дә бүләкләүләр узды.

Казакъстанда "Казакъ Ели" фильмын төшерү күренеше

Казакъстанда "Казакъ Ели" фильмын төшерү күренеше

Фестивальнең кураторы Зөһрә Буракаева узган эшләргә нәтиҗәләр ясап, Азатлыкка шуларны әйтте:

​“Сүземне ерактан башлыйм. Миңа Казакъстанда узган кинофестивальләрдә катнашырга туры килде. Баштагы чорда аларда казакъ кинолары юк дәрәҗәсендә иде. Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев та казакъ киносының азлыгын аңлап алган һәм хәлне яхшырту өчен чаралар күргән диделәр. Мин катнашкан соңгы фестивальләрдә аларның кинолары күп иде. Казакъ кардәшләр чит илләр, шул исәптән Русиядә, Татарстандагы мөселман киносы, бездәге этник кино фестивальләрендә дә күпләп катнашалар. Сан белән генә түгел, сыйфат ягыннан да үстеләр. Шул ук сүзләрне мин Татарстан хакында да әйтер идем. Алар бездә киностудия оешкач, аның дәүләт тарафыннан финанслануын белгәч, соклануларын белдергән иде. Мөселман киносы фестивальләре уза башлагач, аларда да кино сәнгатенә игътибар артуы сизелә. Сыйфат ягыннан да үсүгә баралар. Ягъни бу фестивальләр ул төбәкләрдәге кино сәнгатен үстерү өчен зур эш башкара. Бездә исә хәлләр башкачарак.

Без фестивальне уздыра башлагач, төп максат итеп тәҗрибә белән бүлешү, аралашу, уртак проектлар булдыруны куйган идек. Ләкин үзара аралашу беренче фестивальдә генә тиешле дәрәҗәдә булды. Беренче фестивальдә чараны оештыручылар төркеме зур иде, түгәрәк өстәлләр, матбугат очрашулары уздырдык, рәсми булмаган шартларда еш аралаштык, чәй табыннары оештырдык, аларда журналистлар да катнашты. Беренче фестивальдән соң башланган аралашулар, дуслык әле дә дәвам итә. Ләкин тәүге фестивальдән соң оештыручылар төркеме кыскарды, аралашулар бетте. Түгәрәк өстәлләр дә уздырылмый. Журналистлар да матбугат очрашуында гына аралашып кала.

Фестиваль кино карауга гына кайтып калды

Бу чара кино карауга гына кайтып калды. Анда тар даирә генә катнаша. Башкортстандагы барлык киночылар да чакырылмый, гәрчә аларның саны зур булмаса да. Бу бер тар төркем өчен генә узган кебек тәэсир калдыра.

Башкорт киностудиясенә ел саен 28 миллион сум акча бүленә. Ул бина һәм коммуналь түләүләр, хезмәт хакларына китә. Кино төшерү өчен бик аз кала. Дөрес, кино төшерү өчен аерым грантлар бүлү дә башланды. Узган ел ике, быел ике кеше грант алды. Ләкин бу башкорт киносын күтәрү өчен бик аз”.

“Көмеш Акбузат” III халыкара милли һәм этник кино фестивале шактый тыйнак узды. Элек фестивальне ачу һәм ябу Конгресс-холлда узса, быелгысы концертлар залында үтте. Элек фильмнар башкаланың берничә кинотеатрында күрсәтелсә, быел ул бары тик бер кинотеатрның берничә залында гына узды. Чарада катнашучылар да кимеде. Узган фестивальдә финалга 36 кино чыгарылса, бу юлы ул 24кә калды. Узган еллардагыча яктылык шоулары һәм салют та булмады. Чөнки фестивальнең тәүге елында Башкортстан җитәкчесе 10 миллион, икенчесендә 9 миллион сум бүлсә, быел чаралар өчен 4,5 миллион сум гына акча бүленде. Башкортстан кинолары финалга аз чыгуы сәбәпле, тумышы белән Уфадан булып, бүген Петербурда яшәүче Татьяна Перцева да җирле киночы буларак тәкъдим ителде.

Узган фестивальдә кино залларын тутыру өчен мәктәп балалары да җәлеп ителде. Аларга “яшьләренә туры килмәгән” кайбер фильмнар күрсәткәннән соң җәнҗаллар да булып алган иде. Бу юлы заллар тутыруда студентлар файдаланылды. Уфалар өчен кинофестиваль бәйрәм рухы тудыра алмады.

XS
SM
MD
LG