Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанда казага тарыган Рәйхан Хәлитовны Казанга алып кайттылар


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус очкычы Рәйхан Хәлитовны Казанга алып кайтты
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус очкычы Рәйхан Хәлитовны Казанга алып кайтты

Махсус очкыч 1 ноябрьдә Нью-Делига очты һәм кире кайтканда Бакуда тукталып Казанга килеп төште.

Һиндстанда юл казасына очрап авыр хәлдә хастаханәгә эләккән сәяхәтче һәм блогер Рәйхан Хәлитов Русия гадәттән тыш хәләр министрлыгының махсус очкычы белән Казанга кайтарылды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. 2 ноябрь иртән АН-148 очкычы Казан һава аланына төшкән. Рәйханны ашыгыч ярдәм машинасына күчереп, хастаханәгә алып киткәннәр. Аңа югары технологияле медицина ярдәме кирәк.

Казан һава аланына блогерны каршы алырга журналистлар һәм Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева килгән.

Татар яшьләре арасында үзенең сәяхәте турында Инстаграмдагы кызыклы фотолары белән танылган Рәйхан Халитов күптән түгел мотоциклда автобуска бәрелеп авыр хәлдә хастаханәгә эләккән иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәламәтлек саклау министрлыгына Рәйхан Хәлитовны Казанга кайтару мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

Facebookта Рәйханга багышланган махсус төркемдә сәяхәтченең әтисе күренекле татар архитекторы Нияз Хәлитов соңгы хәбәрләрне элеп бара. Кичә ул Рәйхан сөйләшә башлаган дип язды.

XS
SM
MD
LG