Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:07

Украина мөфтие: Кырымда элекке Хан мәчете урынына чиркәү салмакчылар


Тарихи Кефе күренеше

Тарихи Кефе күренеше

Украина мөселманнары диния нәзарәте рәисе Сәид Исмәгыйлов сүзләренчә, аннексиягә кадәр бу урында археологик тикшеренүләр уздырылып, дини комплексның бер өлешен тергезү планлаштырылган булган.

Кырымның Кефе (Феодосия) шәһәрендә элек Хан дип аталган хан мәчете урынында Рус православ чиркәве (РПЦ) гыйбадәханәсен төзү планлаштырыла дип хәбәр итә Facеbook сәхифәсендә Украина мөселманнары диния нәзарәте рәисе Сәид Исмәгыйлов.

Исмәгыйлов сүзләренчә, аннексиягә кадәр бу урында археологик тикшеренүләр уздырылып, дини комплексның бер өлешен тергезү планлаштырылган. Төзекләндерүнең проекты да булган.

“Кефе – урта гасырлардагы Феодосия - бөтен мөселман дөньясына танылган кырым дин белгечләре шәһәре булган. Галимнәр арасында иң күренеклесе Кәфәви исемлесе саналган. Гыйльми һәм дини фикерләрнең үзәге булып “Хан-мәчете” комплексы торган. Ни өчен рус православ чиркәвенә бу урында чиркәү төзергә кирәк булганы билгеле түгел. Әгәр бу шулай була калса, Кырымның әлеге тарихи һәм мәдәни һәйкәлен тергезүгә бөтен өметләр өзеләчәк,” ди Исмәгыйлов.

Мөфти сүзләренчә, Кырым мөселманнары православ гыйбадәтханә төзү турындагы планарны күрсәтүне сорый.

“Без монда бу хакта сөйли алабыз, ә аннексияләнгән Кырымда халык курка”, дип ассызыклый Исмәгыйлов.

Күптән түгел Акмәчет-Кефе юлында, кырымтатарлар күпләп яшәүче Богурча (Каменка) авылында православ хачы урнаштырылган иде.

Шулай ук казаклар берлеге башлангычы белән ярымутрауда дистәләгән хач урнаштырылды.

XS
SM
MD
LG