Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:07

Фаик Таҗиев: "Әйләнәнең түгәрәктән аермасын белмәсәк, бик аяныч"


Чарада катнашучылар

Чарада катнашучылар

2 ноябрь Чаллының 14нче бистәдәге татар китапханәсендә “Йөрәгеңдә дөрләп учак янса” исемле кичә узды. Журналистлар эшчәнлегенә кагылышлы әлеге чара илдәге милли вазгыятькә багышланды.

Кичәне китапханәче Энҗе Хөснетдинова ачты. Ул үз чыгышында татар журналистикасының кайбер тарихи мизгелләренә тукталды. XVIII гасыр башларында ук татарларның Русиядә үз матбугатларын булдыру омтылышлары, урыс патшаларының моңа озак еллар киртә куюлары искә алынды. Татар матбугаты тарихын 1905 елда гына басыла башлаган “Нур” газеты белән бәйләргә тырышуның хаклы булмавы да белдерелде. Энҗе ханым бүгенге чорга кайтып, Чаллыдан торып татар милләте, мәгарифе, мәдәнияте һәм татар теле өчен матбугатта үз язмалары белән көрәшүчеләрне дә атап китте. Алар арасында Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Марс Яһүдин һәм Фаик Таҗиев, Резеда Гасыймова исемнәре дә әйтелде.

Шушында ук чарада Татарстанда, Русиядә нәшер ителүче басмаларда үзенең хакыйкатьне яклаучы язмалары белән танылган Фаик Таҗивның көрәштәшләре тарафыннан Хөрмәт хаты белән бүләкләнүе турында да әйтелде. Хатны тапшырганда “Татар телен яклау комитеты” рәисе Мөнир Ситдыйков “Фаик абый дистә еллар буена минем остазым, киңәшчем булды. Ул безгә үрнәк булып тора. 75 яшь тулу уңаеннан аның милли хәрәкәт өчен башкарган хезмәтләрен, әлегәчә матбугатта татар хакыйкатен чагылдыруын искә алып, Хөрмәт хаты әзерләдек”, диде.

Мөнир Ситдыйков Фаик Таҗиевны бүләкли

Мөнир Ситдыйков Фаик Таҗиевны бүләкли

Биредә туксанынчы еллар урталарында Чаллы ТИҮе рәисе булып торган Фаик әфәнде үз эшчәнлегенең кайбер юнәлешләренә, татар мәнфәгате өчен көрәшү сәбәпләренә дә тукталды.

“Баштарак Чаллыда нәшер ителгән “Алтын Урда”, “Азатлык” газетларына булдыра алганча яздым. Казандагы урысча матбугатка да язмалар җибәрдем. Аларда йә татарча, йә урысча үз фикеремне татар милләте вәкиле буларак җиткерергә омтылдым. Уем мондый иде – самими, эчкерсез язмалар белән татар халкына милли бәйсезлек рухын җиткерәбез. Шул рухны җиткерәбез дә, татар халкының күңеле күтәрелә, көрәш киңәя һәм без милли дәүләт булып оешабыз”, дигән хыялый уйлар белән языла иде язмалар. Шул ук вакытта милли хәрәкәтнең номенклатурага таянмыйча җиңәрлек куәте юклыгын да аңлый идем. Номенклатура соңрак милли хәрәкәт басымы астында бераз эшләр дә башкарды. Татар мәктәпләре дә шул чорда туды. Ул елларда Чаллы хакиме булган Рәфгат Алтынбаев моны аңлады”, диде чыгышында Таҗиев.

Ул шулай ук баштагы елларда мәктәпләрдәге татар укытучыларына хөрмәте зур булуын, соңгы елларда бу хиснең бетә баруын да белдерде.

“Татар укытучыларына хөрмәтем зур иде. Аларга милли юнәлештә эшләргә ирек бирмиләр дип, кызгану хисләре дә туды. Хәзер бу фикерем үзгәрде. Балалар бакчаларындагы татар төркемнәре тәрбиячеләреннән алып татар сыйныфларында укытучылар балаларны урыслаштыруга гына көч түгә. Бу күренешкә каршы көрәшү бик авыр. Чөнки рәсми рәвештә татарча укытуга беркем дә каршы чыкмый. Бала татар телендә әйләнәнең түгәрәктән аермасын белмәсә, бик аяныч. Икесе дә “йомры” бит. Татарча әдәби китапларны укучылар да азая. 20-30 елдан татарча китапларны урысчага тәрҗемә итеп укырга туры киләчәк. Муса Җәлилне һәм башка бик күпләрне инде урысчага тәрҗемә иттеләр. Тәрҗемә чын әсәр була алмый, монда аһәң югала.

Тауга таш этеп менү, менеп җиттек кенә дигәндә, кояш чыгуга ташның кире тәгәрәп китүе турындагы мифларны беләбез. Шуның кебек, без азатлык ташын беркадәр этеп, тәгәрәтеп менгердек. Бәйсезлекне “менә алабыз, менә алабыз” дип уйлаган чаклар булды. Урам җыеннарында “тагын монысын гына, тагын бусын гына эшлибез дә, моны узабыз да,бәйсезлек алабыз”, дип уйлаган чаклар булды. Ә зәзер исә Русиядә урыслаштыру сәясәте көчәя генә бара. Телебезне яклар өчен дәүләт кирәк. Татар телен халыкара, Русиянең үз кануннарына таянып, матур итеп яклау ысулларын эзләү зарур. Безнең Татарстан бу яктан эндәшмәү ягын кулай күрә. Татар телен яклау турында Конституциягә кулларын куеп ант итәләр дә, аннан аның барлыгын да оныталар. Шуңа, көрәш, тыныч көрәш матбугатта да дәвам итә. Аллаһы тәгалә дә миңа “Таҗиев, тагын бераз яшисең әле, әле көрәш бетмәгән”, ди кебек. Шуңа, булдырганча шушы юнәлештә эшләячәкмен” дип белдерде Фаик әфәнде.

Исмәгыйль Гатин Фаик Таҗиев язмаларын инде ике дистә елдан артык укып, аңа теләктәшлек күрсәтеп торуын җиткерде.

Марс Яһүдин

Марс Яһүдин

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә берничә китап авторы Марс Яһүдин үзенең туган ягы Күгәрчен авылының шушы районда бердәнбер татар авылы булуын әйтте. “Шушы татар авылында бар фәннәр урысча укытыла. Киләчәктә үсеш күрмәгән халык моңа ризалык бирә. Татар укучысы белән татар укытучысы үзара урысча гына аңлаша башлаган”, дигән борчуын җиткерде Марс әфәнде. Чарада катнашкан Рифат Бәдретдинов та Башкортстан якларыннан булып, туган җире Баскында татар теленең бетә баруын, хатынының туган җире Тәтешледә татарлар белән бергә удмуртларны да башкорт итеп язулары хакында әйтте. Рифат Бәдретдинов мондый мисал да китерде: ”Тәтешледә бер татар танышы украин хатынына өйләнә. Балаларын башкорт дип яздыралар. Алга таба укырга да,тормыш итәргә дә җиңел булсын”, дип.

Зиннур Әһлиуллин

Зиннур Әһлиуллин

Сөйләшүдә катнашкан милли хәрәкәт активисты Зиннур Әһлиуллин түгәрәк өстәл барышында әйтелгән фикер-зарлануларда системаны гаепләде. “Милли мәсьәләләрне аерымкеше хәл итә алмый. Монда гаепнең 90%ы хакимиятләрдә. Русиядә шовинистик режим урнашты. Шушы вазгыятьтә татар рухын, телен саклау зарур. Азатлык дигәнебез Ходай рәхмәте белән дә килергә мөмкин. Ә без аңа телебезне югалтмыйча, чын-чынлап әзер булып торырга тиешбез”, диде Зиннур Әһлиуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG