Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:39

24 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Лос-Анжелеста II Азия дөньясы кинофестивале узды. Азия һәм Һолливуд арасында күпер салучы фестивальдә быел Төркиядән Япониягә, Русиядән Һиндстанга кадәр урнашкан Азия дәүләтләренең иллесе үз киносын күрсәтте. Кинофестиваль кунаклары арасында җырчы, актриса Лиана Хәбибуллина да бар иде.

Лиана үзе башкорт киносында чыныккан кеше. "Р.И. Продакшн" киностудиясе төшергән "Һөйәнтөҫ", "Етегән" фильмнарында уйнаган актриса. Азия дөньясы кинофестивале ябылганнан соң, аның уй-фикерләрен сораштык.

– Лиана, син ун көн буе һәркөн кинолар карап бардың. Үзең башкорт киносында төшкән кеше буларак, чагыштырып әйтә аласыңмы, башкорт-татар киносы Азия халыклары киносыннан нәрсәсе белән аерыла?

– Әйе, мин көн саен өчәр кино карап бардым. Фильмнарны кыска дип булмый, һәрберсе 2-2,5 сәгать бара. Шушы фестиваль кысаларындагы киноларны карагач, һәр халык үз мәдәниятен күрсәтергә тырыша дигән фикергә килдем. Әйтик, без үз фильмнарыбызда үз культурабызны күрсәтәбез, шушы яктан алар бер-берсенә охшап тора. Ә аерылып торган ягы дип фильмнарның озынлыгын әйтер идем, монда китерелгәннәрнең барсы да 2 сәгатьтән артык. Безнекеләр күбрәк кыска метражлы кино белән мавыга.

– Фильмнарның озынлыгы кино караучы өчен кыенлык тудырмыймы?

– Кайсыбер фильмнар эчтәлеге белән бик кызык, ә кайсыберләре бигрәк сузылган. Кайсыберләрен кыскарак эшләсәләр дә булган дип уйлап, карап утырдым. Икенче яктан караганда, һәр халыкның үз ритмы була, бәлки ул шуңа да бәйледер.

Лиана Хәбибуллина

Лиана Хәбибуллина

– Ә безнең киноларны сыйфаты ягыннан алар белән чагыштырырлыкмы?

– Башкорт киносы сыйфаты ягыннан Азия кинолары белән бер кимәлдә тора дип әйтәләм. Бездә фильмнар әйбәт төшерелә. Һәрбер кешедән җентекләп сорашмасам да, һәр фильмның финанс ягы күренеп тора. Күбрәк яки аз бюджет белән төшерелгән фильмнарны аерып була.

– Темалар төрлелеге бармы?

– Режиссерлар җиңел кино түгел, уйландыра торган әсәрләр төшерә. Әйтик, Казакъстаннан "Аманат" фильмы репрессия елларын сурәтли. Әти-әни темасына кагылышлы ике фильмны Монголия һәм Кыргызстан күрсәтте. Чын булган вакыйгаларга нигезләнгән: Әрмәнстанда җир тетрәү, Фәлестиннән җырчы егет турында кинофильмнар карадык. Гыйрак-Фәлестин киноларында, шулай ук, илдән чыгу проблемалары да чагылыш тапкан. Күпчелек фильмнар драма жанрында төшерелгән, ике комедия (икесе дә Ливаннан), бер триллер (Көньяк Корея) күрсәтелде.

– Азия фильмнарындагы артистларның уены безнекеләрнекеннән аерыламы?

– Әйткәндәй, күп фильмнарда профессиональ булмаган актерларны төшергәннәр. Караган чакта артистларның уенына сокланып утырам. Актерлар уйныйлар түгел, фильм эчендә яшиләр. Аларның хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел. Фильмны караганнан соң сөйләшү вакытында, режиссерлар, кинода бер йә ике генә профессионал төшкәнен, күпчелеген һәвәскәр актерлар белән эшләгәнен әйткәч, аптырап каласың.

Фестивальнең төп бүләген яулаган Гыйрак фильмы бүләкләнә

Фестивальнең төп бүләген яулаган Гыйрак фильмы бүләкләнә

Фестивальнең төп бүләген яулаган Гыйрак фильмы "El Clasico"да төп рольләрдә һәвәскәрләр уйнады. Режиссеры әйтүенчә, фильмга әзерлек биш ел дәвам иткән, соңгы бер елда ул үзе ике бертуган артистлар белән бергә яшәп, камерага уйнарга өйрәткән, шулай итеп фильмны төшерә алган.

Рияз абый (режиссер, продюсер Рияз Исхаков) шулай төшерә. Фильм өчен берничә профессионал актерны, башка рольләргә һәвәскәрләрне ала.

– Русия фильмнары турында нәрсә әйтерсең?

– "Укыучы", "Кызыл", "Оҗмах" киноларын карадым. "Зоология"гә керергә вакытым булмады. Әмма фильмны караган танышым сүзләренчә, залда утыручы берәү фильм барышында укшып чыгып, косып йөргән. Шуны әйтәсем килә, мин караган фильмнар да күңелдә авыр уйлар калдырды.

Фестивальгә нигез салучы Садыйк Шер-Нияз һәм фестиваль директоры Джордж Шамчум белән

Фестивальгә нигез салучы Садыйк Шер-Нияз һәм фестиваль директоры Джордж Шамчум белән

– Ун көн буе кинолар карадың, төрле илләрдән килгән иҗат кешеләре белән аралаштың, үзең өчен кызыклы, файдалы булырдай нәрсәләр таптыңмы?

– Беренчедән, алар барсы да шул кадәр гади, ачык күңелле кешеләр икән. Алар белән аралашуы җиңел. Кино төшерү турында күп сөйләштек. Кайда гына булмасын, фильм төшергәндә төп проблема булып акча мәсьәләсе кала. Һәр илдә, һәр режиссерда! Үзләрен-үзләре финанслыйлар, читтән ярдәм өмет итеп утырмыйлар.

– Азия дөньясы кинофестивале быел икенчегә уздырылды. Быелгысында бигрәк тә үзебезнең башкорт-татар киносын күрәсе килгән иде.

– Әлбәттә! Моның өчен күбрәк тулы метражлы кинофильмнар төшерергә, үзебезнең барлыгыбызны күбрәк, ешрак күрсәтергә кирәк. Бу фестиваль Русиядәге башка халыклар төшергән фильмнарны күрсәтә. Былтыр монда Бурятия киносын карасалар, быел Якутия фильмы белән таныштык. Алла бирсә, икенче елга Башкортстаннан булыр дип ышанам. Уфада әле ике фильм төшерелә, барлык өметем шуларда.

Быелгы фестивальгә үк берничә фильм алып килмәкче идем, кыска метражлы кинолар гына булды, алары да ике-өч ел элек төшерелгәннәр. Кыска метражлы фильм булса, аны озын фильм белән бергә күрсәтергә дә мөмкин, төп шарт - яңа фильм булсын.

Бу фестивальгә китереләчәк киноны кызыклы итеп эшләргә кирәк дип саныйм. Һәм ул, һичшиксез, үзебезнең мәдәниятебезне, яшәешебезне күрсәтергә тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG