Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк банк Татарстанның "Камский горизонт" банкының лицензиясен алган


Русия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина
Русия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина

Үзәк банкы сайтындагы хәбәрдә әйтелгәнчә, “Камский горизонт” “Терроризмны финансалу һәм җинаять юлы белән табылган керемнәрне легальләштерүгә каршы тору” турындагы канунны берничә тапкыр бозган.

Русия Үзәк банкы Чаллы шәһәрендә урнашкан “Камский горизонт” банкының лицензиясен алган. Бу хакта Үзәк банкының сайтында белдерелә.

“Камский горзионт” лицензиясе ел дәвамында банклар эшчәлегенә кагылган федераль кануннарны бозу аркасында алынган диелә. Үзәк банкы хәбәрендә язылганча, “Камский горизонт” “Терроризмны финансалу һәм җинаять юлы белән табылган керемнәрне легальләштерүгә каршы тору” турындагы канунны берничә тапкыр бозган.

Чаллы банкы кертемнәрне иминиятләштерү системында катнаша.

2016 елның 1 октябренә банк Русия банк системында активлар зурлыгы буенча 537нче урында торган.

“Камский горизонт”ның офислары Казан, Уфа, Әлмәт, Петербур, Тольятти һәм Чаллы шәһәрләрендә бар.

XS
SM
MD
LG