Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Түбән Кама районында бер авыл юкка чыкты


Алан авылы
Алан авылы

Алан авылының чикләре Түбән Кама сәнәгать үзәгенең санитар-саклау зонасына кергән. Аның халкы Түбән Камага күчерелгән.

3 ноябрьдә Татарстан парламенты Түбән Кама районының Алан авылын бетерү турында карар кабул итте. Аның чикләре Түбән Кама сәнәгать үзәгенең санитар-саклау зонасына кергән.

Авыл халкын күчерү мәсьәләсе 2007 елда “Түбән Кама нефтехим” ширкәтеннән фенол агып чыгып, авыл суларын пычраткач күтәрелгән иде. Ул вакытта фенол дәрәҗәсе нормадан 16 тапкыр артык булган.

Төбән Кама районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина элегрәк белдерүенчә, 2013 елда авылда теркәлгән кешеләр Түбән Камага күчерелгән, ә теркәлмәгән, ләкин авылда милекләре булган кешеләргә акча түләнгән.

Авыл җирлегендә барлыгы 158 җир биләмәсе булган. Аларның 120сендә йортлар төзелгән, ә 38е буш торган.

Алан авылы XVIII гасырда барлыкка килгән дип санала. 2007 елда Алан елгасының химик матдәләр белән пычрануы турында мөрәҗәгатьләр килә башлаган.

XS
SM
MD
LG