Accessibility links

Кайнар хәбәр

Разил Вәлиев: "Казанның бөтен җирендә татарлыкны саклау концепциясе кирәк"


Яңа бистәдә төзекләндерүне көткән Ак мәчет
Яңа бистәдә төзекләндерүне көткән Ак мәчет

Иске татар бистәсенең багучылар шурасы рәисе Разил Вәлиев әлеге оешма Казанның бөтен җирендә дә татарлыкны саклау өчен үз сүзен әйтә алырга тиеш дигән фикердә.

27 октябрь Иске татар бистәсенең багучылар шурасы расланып, аның җитәкчесе итеп Татарстан дәүләт шурасының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев билгеләнде.

Татар җәмәгатьчелеге, галимнәр, дин әһелләре һәм активистлар Татарстан башкаласының Иске татар бистәсеннән кала башка урыннарында татарлык менә-менә бөтенләй юкка чыгарга тора дип чаң сукканда, бу шура төзелү "бездә барсы да шәп" дигән сыман игътибарны читкә юнәлтү өчен эшләнмәдеме? Яңа татар бистәсе, Бишбалта бистәсе һәм башка урыннардагы татарлык, татар тарихы белән бәйле биналар, һәм аларның әлегә төбенә кадәр җимерелмәгәннәре дә бар, ятим бала сыман, багучысыз җуелмасмы? Азатлык әлеге сорауларга да җавап эзләп Разил Вәлиев белән әңгәмә корды.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

– Иске татар бистәсе шурасының эшчәнлегендә, иң беренче чиратта, кайсы якларга күбрәк игътибар бирергә кирәк дип исәплисез?

– Иске татар бистәсен халык Иске бистә дип йөртә, "татар" дигән сүзне татар әйтеп тормый, татар бистәсе икәне болай да билгеле. Иң беренче чиратта, Иске бистәнең тарихын өйрәнергә кирәк. Галимнәр һәм шушы бистәдә яшәгәннәр арасында да аның чикләрен дөрес итеп белгән кешеләр юк дәрәҗәдә. Анда өч төрле бистә: Иске бистә, Яңа бистә һәм Ике бистә арасы бар. Кайсы урамның, кайсы йортның кайсы бистәгә кергәне әле өйрәнелеп бетмәгән. Без галимнәрне җәлеп итеп әлеге өч татар бистәсе турында тикшеренүләр үткәрергә, фәнни хезмәтләр язарга, китаплар чыгарырга дигән нияттә торабыз.

Иске бистәдә бердән-бер Каюм Насыйри урамы гына рәткә салынды

Иске бистәдә татарның бик күп атаклы шәхесләре туган, үскән һәм иҗат иткән. Без шулай ук аларны барларга, игелекле гамәлләрен өйрәнеп, алар турында да аерым бер китаплар әзерләргә тиешбез.

2018 елда Иске бистәдә яшәгән һәм эшләгән иң атаклы шәхесләрнең берсе – Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы була. Юбилейны зурлап үткәрергә кирәк дип саныйбыз. Ул дәрәҗәдә үк булмаса да бистәдә күренекле шәхесләр бик күп булган.

Бу бистәне киләчәктә чын татар бистәсе китеп күз алдына китерәбез. Ул гомер-гомергә татар бистәсе булып килгән, әмма II дөнья сугышыннан соң аның татарлыгы бигрәк тә елдан-ел кими барган. Яңа йортлар төзелгән, татар йөзен юаглта башлаган, анда яшәгәннәрне шәһәрнең башка җирләренә күчергәннәр һәм, дөресен әйткәндә, Иске бистәгә игътибар да булмаган.

Эшлисе эшләр күп, әмма без иң беренче чиратта монда барлау (инвентаризация) үткәрергә тиеш. Монда нинди йортлар бар һәм кайсылары нинди хәлдә, анда кемнәр яшәгән? Бу йортларны йә шәһәр, йә республика бюджеты хисабына, йә инвесторларга бүлеп биреп тернәкләндерә бару кирәк. Бүгенгә бердән-бер Каюм Насыйри урамы гына рәткә салынды. Ә анда андый урамнар шакты-шактый күп.

Яңа бистәдә бер урамның бүгенге хәле
Яңа бистәдә бер урамның бүгенге хәле

– Сез Иске бистәне дә, Яңа бистәне дә, Ике бистә арасын да телгә алдыгыз. Сез җитәкләгән шура калган ике бистәгә кагылган мәсьәләләр, аларда да татарлыкны саклау турында үз сүзен әйтә алырмы?

– Һичшиксез әйтә алырга тиеш. Бу шурага 41 әгъза керде һәм алар арасында атаклы шәхесләр дә, тарихчылар да, эшмәкәрләр дә, анда яшәгән кешеләр дә бар. Аларның фикере җитәкчелеккә дә, халыкка җиткерелер. Шурага тагын керергә теләк белдерүчеләр бар. Бик хәлле кешеләрне дә кертү кирәк. Иске бистә, Яңа бистә һәм Ике бистә арасын өйрәнә алырлык галимнәрне дә җәлеп итәргә уйлыйбыз.

– Иске бистәгә бүген игътибар начар дип әйтеп булмый. Әмма Яңа бистәдәге татарлыкны саклау концепциясе бөтенләй эшләнмәгән. Казанда татарлык – ул Иске бистә генә кебек күренә. Аннан да кала Казанда Бишбалта да, шулай ук, татарлык тарихы яткан башка урыннар да бар. Казан шәһәре күләмендә татарлыкны саклау концепциясе кирәк дип уйлыйсызмы? Казанның йөзен яңарту өчен төрле проеклар игълан ителә, хәтта, чит илләрдән дә, инвесторлар керә. Татарлык югалуга куркыныч туа бит. Татарлык әнә шул Иске бистәгә генә төртелеп калыр дигән куркыныч бар.

– Мин, чыннан да, Казанда татарлыкның утраулары гына бар дип саныйм. Камал театры утравы бар, Тинчурин театры утравы бар, Язучылар берлеге бинасы утравы бар, Милли китапханә утравы бар. Әмма бу утраулар белән генә без канәгатьләнеп калырга тиеш түгел. Әгәр татарлыкны җәелдерә һәм көчәйтә алмыйбыз икән, без гомумән татар халкын саклый алырбыз микән? Казан – ул бөтен татар халкының рухи башкаласы дип санала. Әгәр рухи башкалада татарлык булмый икән, бу нинди рухи башкала булсын инде?

Безгә бүген татарлыкны көчәйтү өчен Иске бистәнең, Яңа бистәнең һәм Ике бистә арасының өчесен бергә берләштереп концепциясен эшләү кирәк. Аларны аерым-аерым да карау кирәк һәм зуррак планда бергә карарга тиешбез. Ул безнең үткәнебез генә булып калырга тиеш түгел. Ул безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез дә булырга тиеш.

– Нишләптер Бишбалтаны атыйсыгыз килмәде?

– Мин әле сөйләгәндә Бишбалтага барып җитмәдем. Исеменнән үк күренеп тора, ул, һичшиксез, татарларның тагын бер үзәге булган. 1552 елдан соң (Явыз Иван гаскәрләре яулап алгач) Казанны тулаем тоташ татар шәһәре дип кенә әйтеп булмый. Бишбалта шулай ук татар бистәсе булган. Бүген Бишбалтаны яңартырга ниятлиләр, Адмиралтийская слобода дип планнары да төзелгән. Әмма Бишбалта дигән исеме дә кайтарылырга тиеш. Анда заманында гөрләп торган татар бистәсе булуны онытырга ярамый. Анда борынгы зиратларыбыз да, кайбер каберлекләр дә сакланган.

Адмиралтийская слобода булганнан соң да, анда кораблар ясаучыларның күбесе татарлар булган. Кораб ясау өчен урман кисүче лашманнар да татарлар булган.

– Сорауны кабатлыйм. Бөтен Казан шәһәре күләмендә татарлыкны саклау концепциясенең кирәклеген инкарь итмисезме?

– Инкарь итү генә түгел, мин аны бик хуплыйм. Татарлыкны саклауга багышланган республиканың дәүләт програмы да бар, әмма аны тулы көченә эшли дип әйтә алмас идем. Татарлыкны: татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен саклау буенча тулаем бер програм кирәктер. Безнең телләрне саклау турында да, милли сәясәт турында да програмнар бар, алары да кирәк. Әмма татар халкына әкренләп югалу куркынычы янаган бер чорда бу мәсьәләгә башкачарак карарга һәм иң зур проблемнарның берсе дип исәпләргә тиешбез.

Яңа бистәнең бүгенге хәле
Яңа бистәнең бүгенге хәле

– Иске бистәне багу өчен төзелгән шураның чираттагы утырышында Казанда татар бистәләренең күплеге һәм аларга игътибар кирәклеге турында сүз булырмы соң?

– Үткән җыелышта Иске бистә турында мәгълүмат юк, булса да алар бик аз дигән сүз әйтелде. Мин Татарстан Милли китапханәсендә дистә еллар эшләгән кеше буларак, әйтә алам, Иске һәм Яңа бистә турында да бик күп мәкаләрләр чыкты. Шактый гына китаплар басылды. Халык белеп торсын өчен моңа кадәр басылган бөтен хезмәтләрне туплап күргәзмә оештыру кирәк. Тарихны, бөтен йортларны, архитектура корылмаларын белгән кешене алып Иске бистә һәм Яңа бистәгә экскурсия ясау кирәк. Иң беренче, без татар бистәләренең тарихы ничек булган һәм бүгенге хәле нинди, әнә шулар турында мәгълүмат тупларга тиешбез. Аннан ниләр эшләү кирәклеге ачыкланачак һәм без планнар корырга тиешбез.

– Иске бистә Казанда тарихи биналарны төзекләндерүнең үрнәге булып та тора. Казан күләмендә, монда Бишбалта һәм башка бистәләрне дә кертеп, татар рухлы биналарның кайсын саклап калу турында аерым бер исемлек төзү кирәк дип уйламыйсызмы?

– Андый исемлек бар. Төзелеш һәм Мәдәнит министрлыгы шөгыльләнә. Мәдәният министрлыгында андый исемлек күптән булдырылган. Әмма ул исемлеккә Иске һәм Яңа бистәләр буенча тагын өстәмәләр керергә мөмкин. Исәпкә алынмаган йортлар бар. Ул хакта безгә әлеге бистәләрдә туып үскәннәр иске төшерде. Бу исемлекне тулыландыру кирәк.

Яңа бистәне төзекләндерү концепциясендә татарлык күзгә чалынмый
Яңа бистәне төзекләндерү концепциясендә татарлык күзгә чалынмый

–​ Иске бистәне баккан шура киләчәктә бөтен Казанның татарлыгы өчен үз сүзен әйтә ала торган оешма булырмы?

– Һичшиксез, ул шулай булырга тиеш, әмма бөтен эшне дә бу шурага гына әйләндереп калдыру дөрес булмас. Без тәкъдимнәр әзерләргә, инвесторлар табарга, әмма төп эш хөкүмәт оешмалары җилкәсенә төшәргә тиеш. Без хөкүмәт оешмаларына тәкъдимнәр белән чыгып өндәп торырга, төрле министрлыклар белән татарлыкны саклау эшен башкарырга тиешбез. Болгар төзекләндерелде, чират Иске һәм Яңа бистәләргә җитте. Моңа без бөтен көч белән дәррәү тотынырга тиешбез.

XS
SM
MD
LG