Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:06

Депутатлар Татарстан халкын ничек берләштермәкче?


Русиядә милли бердәмлек көнен бәйрәм итәләр. Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары республика халкын нинди шигарләр, нинди юллар белән берләштермәкче? Азатлык шул хакта сораштыру үткәрде.

Бу сорауны Татарстан Дәүләт Шурасы депутатларына бирдек.

Хафиз Миргалимов

Хафиз Миргалимов

Хафиз Миргалимов, Татарстан Дәүләт шурасының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, Коммунистлар фракциясе җитәкчесе:

"Мин - Русия ватандашы, минем туган җирем - Татарстан, минем тагын бер туган җирем - Чирмешән районы Бәркәтә авылы, болар барысы да, урыс уенчыгы матрешкадагы кебек - бер-берсенә керә торган төшенчәләр. Миңа Татарстан халкы бердәмлеген ныгытырга кушкан булсалар, мин беренче чиратта Русиянең мәгариф канунын үзгәртер идем. Аннан соң кечкенәдән, балалар бакчасыннан ватанпәрвәрлекне артыррырга кирәк, яшь буын тарихыбызны, Конституцияне, дәүләт символларын белергә тиеш. Бу әлегә җитеп бетми. Хәзергә барысы да ничек акча табарга, ничек баерга һәм ничек күңел ачарга дип кенә уйлый."

Ксения Владимирова

Ксения Владимирова

Ксения Владимирова, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Татарстандагы "Яшь гвардиячеләр" хәрәкәте башлыгы:

"Татарстандагы бердәмлекне арттыру өчен күп эшләнә. Татарстанда башланган эшне дәвам итәргә, Халыклар дуслыгы йортларын республиканың бөтен районнарында ачарга җыеналар. Без депутатлар, хакимиятләр бу эшне дәвам итсәк, Татарстандагы халыклар бердәм һәм үзара тату булачак, минемчә."

Рафаэль Юнысов

Рафаэль Юнысов

Рафаэль Юнысов, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, "Чаллы-Икмәк" ширкәте башлыгы:

"Мин халыклар бердәмлеге милләтләрнең, диннәрнең чын мәгънәсендә тигез хокуклары булганда гына мөмкин дип саныйм һәм без, депутатлар, шуның өчен тырышабыз. Татарстан халкы бердәмлеге өчен шул сәясәтне дәвам итәргә кирәк.

Шул ук вакытта Русия халкын бер төрле өемгә җыймас идем, әйе, Германия халкы, Америка халкы дип әйтәләр, мин һич тә Русия халкы дигән төшенчәгә каршы түгел, без - Русия кешесе, паспортларда шулай язылган һәм илебез эчендәге милләтләрнең үсешкә хокукы булырга тиеш һәм без бер-беребез яшәешен тулыландырып торырга тиеш. Татарстан халкы төшенчәсе дә горур яңгырый, мин аны яклар идем. "Национальность" төшенчәсен "милләт, "нация" төшенчәсен "дәүләт" дип аңлыйм, болар минем өчен икесе - ике нәрсә."

Мәгъзүм Сәлахов

Мәгъзүм Сәлахов

Мәгъзүм Сәлахов, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Татарстан фәннәр академиясе президенты:

"Татарстан халкының бердәмлеген ныгытыр өчен, минемчә, бернәрсә дә эшләргә кирәкми, без болай да бердәм, хәзерге булган милләтара һәм динара татулыкны бозмаска гына кирәк.

Безне җәмгыятьләрдә капма-каршылыкларның бердәмлеге һәм көрәше өстенлек итә һәм аларның бергә булуы, киресенчә, бердәмлеккә китерә дип өйрәтеләр, мин "россиян милләте", "татарстанлы милләте" дигән бер төрле генә милләтне күз алдына китерә алмыйм. Бәлкем үз эченә башка милләтләрне алган, республиканың патриоты, аның уңышлары белән горурлана торган "татар халкы", "Татарстан халкы" төшенчәсе белән кешеләрне берләштереп буладыр.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:

"Әгәр Татарстан халкын берләштерергә уйласак, Русия һәм Татарстан Конституциясендә язылган халыкларның, диннәрнең, телләрнең тигез хокуклы булуы турындагы маддәләрне тормышка ашырырга кирәк, ул вакытта без үзебезне бердәм халык итеп хис итә башлар идек. Ә әлегә болар декларатив характерга гына ия.

Безнең Татарстанда милләтләр арасында ыгы-зыгылар, низаглар юк, Аллага шөкер, без дус, тату яшибез. Әмма бу дуслык тагын да алгарак узсын иде. Соңгы вакытта, еш кына "толерант" яшибез дип әйтеп киләбез, толерантлык - ул түзеп тору, әмма без бер-беребезгә түзеп торырга тиеш түгел. Уртак фикерле, бер-берсенә хөрмәтле кешеләр генә бергә була ала."

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG