Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозный халкы митингка мәҗбүриләп чыгаруга зарлана


Грозный шәһәрендә митингка җыелган халык
Грозный шәһәрендә митингка җыелган халык

Митингка килмәгән кешеләрнең эшләрендә проблемнар булуы ихтимал дип кисәткәннәр.

Грозный шәһәре кешеләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чараларында катнашырга мәҗбүр иттеләр, дип зарлана. “Кавказский узел” басмасы җомга көнне берничә кешенең сөйләгәннәрен язып алган. Аларга “Чечня йөрәге” мәчете янындагы митингка килмәсәләр, эштә проблемнар булыр дип кисәткәннәр, диелә.

Грозный мэриясе сайты тантаналарда 18 мең кеше катнашты дип белдерә.

1612 елда Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә җыелган халыкның Мәскәүне азат итү хөрмәтенә 4 ноябрьдә Русиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләнә.

Бу көнне бөтен илдә ике меңгә якын тантаналы чаралар уздырыла. Мәскәүдә “Без – бердәм” дип аталган рәсми йөреш булды. Мэрия мәгълүматларына караганда, анда 80 мең кеше катнашкан.

Алдагы көндә бер сайт әлеге чарага халык санын арттыру өчен кеше җыю турындә язды. “Юл бәясе” 400 сум диелгән.

Казан Кремле яр буенда да митинг-концерт узды. Татарстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, чарада 7,5 мең кеше катнашкан.

Митинг-концертка чакыру шулай ук актив алып барылды. Дәүләт матбугат чараларында, хәтта Казанга иң ерак район газетлары һәм “Салават күпере”, “Сабантуй” кебек балалар журналлары сайтларында да берничә көн буена башкалада узачак митингка чакыру эленеп торды.

XS
SM
MD
LG