Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар сайтлары күбрәк һәм сыйфатлырак булсын иде"


"Белем җәүһәрләре" бәйгесе сайты
"Белем җәүһәрләре" бәйгесе сайты

Бу атнада Казанда "Белем җәүһәрләре" татар сайтлары бәйгесенең финалы узды. Чара җиденче тапкыр оештырыла, ул татар интернет проектларының үсешен тәэсин итү максатыннан оештырыла.

Беренче тапкыр "Белем җәүһәрләре" бәйгесе 2010 елда үткәрелгән иде. Ул татар телендә ясалган, мәгариф өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатын күз алдында тота.

Быел бәйге инде җиденче тапкыр үткәрелде. 8 номинациядә 81 татар сайты катнашты. Бүләкләр дә шактый кыйммәтле булды, беренче урын алган сайт хуҗаларына смартфоннар, гран-при ияләренә ноутбуклар тапшырылды.

Чараның төп оештыручысы, Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, бәйгедә катнашучы сайтларның дәрәҗәсе һәм сыйфаты арта бара. Кешеләр инде татарча мәгълүмат эзләп, интернетта күп төрле мәгълүмат таба алалар.

Бик күп вузларның сайтлары татар телендә эшләми, интернетта югары белем алу өчен татар фәне юк диярлек

"Оештыручы буларак мин һәр елны үзем өчен аз гына канәгатьсезлек калдырырга тырышам. Татар сайтлары күбрәк һәм сыйфатлырак булуын, елдан-ел бәйгедә катнашучылар саны арта баруын телим. Сайтлар һәм катнашучылар саны арта бара, әмма татар интернеты өчен бу үсеш темпы әлегә түбән калып бара кебек. Татар теленә югары уку йортлары җитәкчеләре дә ныграк игътибар итсен иде, чөнки бик күп вузларның сайтлары татар телендә эшләми, интернетта югары белем алу өчен татар фәне юк диярлек.

Бәйге елдан-ел үз максатларына ирешеп килә – Татнетның яртысы диярлек татар укытучылары сайтларыннан торуы өлешчә татар мәгарифен, файдалы сайтларны танытуга юнәлтелгән дөньякүләм бәйге хезмәте дип тә исәпләргә була" дип сөйләде Гатауллин Азатлыкка.

Раил Гатауллин
Раил Гатауллин

Бәйге Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә Татнетны үстерү фонды тарафыннан үткәрелә. Шулай ук Дәүләт Шурасыннан Разил Вәлиев, Министрлар Кабинетыннан Гөлшат Нигъмәтуллина, "Болгар" фондыннан Фәрит Мифтахов, Камал театры мөдире Илфир Якупов, "Халкыбыз мирасы" оешмасыннан Рөстәм Сәрвәров ярдәме зур, ди Гатауллин.

"Киләчәктә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгын да әлеге бәйгене оештыруга җәлеп итәсе килә. Яңа номинацияләр ачып мәгариф өлкәсендә генә түгел, ә күбрәк юнәлешләрдә татнетчыларны һәм аларның проектларын танытасы килә", дип җиткерде безгә ул.

"Файдасы булсын дип материалларны интернетка чыгарабыз"

Кәүсәрия ханым Гаянова быел бәйгедә биш сайты белән катнашты, аларның өчесе төрле урыннарга лаек булды. Үзе ул Лаеш районыннан, мөгаллим-китапханәче. Татарча сайтлар ясауга аны нәкъ “Белем җәүһәрләре” бәйгесе этәргән дә. "Аңа кадәр рус телендә сайтларым бар иде, бәйге таләпләрен белгәч, татарча ясарга да тәвәкәлләдем. Сайтларымның барысын да мин ucoz платформасында ясыйм, ул әзер шаблон-консрукторлар тәкъдим итә.

Кәүсәрия Гаянова
Кәүсәрия Гаянова

Бик күп хатлар алам, рәхмәт әйтеп хат язалар. Сайт ясарга өйрәтергә дә сорыйлар, аларга үзем белгәнчә булышам. Укытучыларга аттестация узганда да, “Ел укытучысы” яки төрле грантлар алганда да сайтлар төзү таләп ителә бит хәзер.

Куллансыннар, файдалансыннар, ул сайтларны махсус шуның өчен ясыйм бит

Сайтларның күбесе сайт-проект итеп эшләнгән. Укучылар белән фәнни-практик, фәнни-эзләнү конференцияләренә әзерләнгәннән соң, тупланган татарча материалларны интернетка чыгарыйк, файдасы булсын дип уйлыйбыз. Интернет-кибет яки башка акча китерә торган сайтлар кадәр ук кулланмасалар да, һәр сайтның үз укучысы бар. Сайтлар укыла, файдаланыла, мин аны хатлар аша да, сайт статистикасы аша да күзәтәм. Куллансыннар, файдалансыннар, махсус шуның өчен ясыйм бит ул сайтларны" дип сөйләде ул Азатлыкка.

Бәйгегә үзенә килгәндә, Кәүсәрия ханым аны бик кирәкле дип атый. "Раилга мин бик рәхмәтлемен, вакытын жәлләмичә, татар дип хезмәт итә торган егетебез ул. Бәйгене уздыру өчен бик күп көч куела, аны оештыру һәм үткәрүенә без бик шатбыз. Мондый бәйгеләр ярдәмендә татарның дәрәҗәсе үссен, киләчәк буыннар укып сөйләрлек эшләр эшләп калдырыйк" диде Кәүсәрия Гаянова​.

* * *

Белем җәүһәрләре бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге белән рәсми сайтта танышып була.

XS
SM
MD
LG