Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус милли хәрәкәте татар милләтчеләре белән якынаю омтылышын ясады


Рус милли хәрәкәте татар милләтчеләре белән якынаю омтылышын ясады
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:32 0:00

Рус милли хәрәкәте татар милләтчеләре белән якынаю омтылышын ясады

4 ноябрь Русиядә бердәмлек көне бәйрәм ителгәндә Казандагы Рус мәдәнияте җәмгыяте һәм аның җитәкчесе Юрий Щеглов йөзендә "Рус җыены" православ-консерватив оешмасының Казан бүлеге "Татарлар һәм рус дөньясы идеологиясе" дигән түгәрәк өстәл оештырды. Шул рәвешле урыс һәм татар милли хәрәкәтләре арасында диалог урнаштыра башлау турында игълан ителде. Бу башлангыч ике якны чыннан да якынайта алырмы?

Түгәрәк өстәл Казанда, Шаляпин кунакханәсендә үтте. Кечкенә генә бүлмәгә рус милли хәрәкәте активистлары, татар телен мәҗбүри укытуга каршы иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре, Бөтентатар иҗтимагый үзәге әгъзалары, рус мәдәнияте җәмгыяте белән хезмәттәшлек итүче православ руханилар һәм мөселманнардан мөфти урынбасары килгән иде.

Чараның исеме бәхәс, каршылык вәгъдә итсә дә, сөйләшү шактый тыныч, конструктив рухта үтте. Бу юлы рус милли хәрәкәте активистлары Яндекс тәрҗемә програмнары ярдәмендә Азатлык сайтында чыккан мәкаләләрне тәрҗемә итеп, татар милли активистларын кешелексез булуда, экстремизмда гаепләмәде. Ә бит шундый рухтагы мәкаләләр "Звезда Поволжья" газетында һәм рус милләтчеләренең сәхифәләрендә, социаль челтәрдәге төркемнәрдә соңгы бер-ике елда даими басылып килде.

"Татар һәм рус дөньясы идеологиясе" дигән теманы рус милли хәрәкәте вәкилләре берничә ел элек күтәргән шигарнең дәвамы дип аңларга була. Рус милли хәрәкәте башлыгы Юрий Щеглов үткән ел рус маршында "Татарлар - рус дөньясының бер өлеше" дигән язу белән чыккан иде.

Щеглов: "Урыслар һәм татарлар бер-берсенә якын халыклар"

Президиумда Рус милли хәрәкәте исеменнән Юрий Щеглов утырды һәм татарлар исеменнән "иң куркыныч идеолог" сыйфатында билгеле галим, татар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Дамир Исхаков чакырылды. Түгәрәк өстәл модераторы ролен - Стратегик тикшеренүләр институты белгече Рәис Сөләйманов башкарды.

Юрий Щеглов
Юрий Щеглов

Беренче булып чарада катнашучыларны үз дин башлыклары исеменнән православ һәм ислам дине руханилары сәламләде. Аннан соң "Рус җыены"ның Казандагы вәкиле сыйфатында Юрий Щеглов үзенең рус дөньясын ничек аңлавы турындагы озын нотык ясады.

Үз чыгышыныда ул рус милли хәрәкәтенең билгеле галимнәре, җәмәгать эшлекләренең рус милләтенең бөеклеге, куәте, үзенчәлеге турындагы хезмәтләреннән өзекләр китерде.

Ул нотыгында татар һәм русларны берләштерүче якларга да тукталды, гомум кешелек кыйммәтләре, географик яктан да, ходайны аңлауда да, менталитет ягыннан да уртаклыклар күп һәм без бер-беребезне һәрвакыт аңларбыз, диде ул.

Исхаков: "Үзара дошманлык юк, әмма татарларның проблемнарын хәл итәргә кирәк"

Татарлар исеменнән чыгыш ясаган галим Дамир Исхаков рус һәм татарларның якынлыгы, үзара каршылык булмауны әйтсә дә, аермалар барлыгын да искәртте. Мәсәлән, галим татар менталитеты ислам дине нигезендә төзелгән һәм татарлар рус цивилизациясе кысаларына сыеп бетмиләр, башка мәдәният вәкилләре булып торалар, диде.

Соңгы вакытта яңгыратылган "россиян" милләте турындагы тәкъдимне искә алып, Дамир Исхаков православ империя төзелү куркынычы турында кисәтте. Рус милли хәрәктенең татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуга каршы көрәшен искә алып, Исхаков аның нинди нәтиҗәләргә китерүен дә сөйләде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Бәлкем мин шәхсән, чыннан да рус балаларын укытмаска кирәк, аның урынына татар балаларын яхшылап укытырга кирәк дип саныймдыр, әмма монда аерым кешенең фикере хәл иткеч була алмый. Бу гамәл нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Беренчедән, бер сыйныфта укучы балалар рус һәм татарга бүленә башлый, икенчедән, татарча белмәгән урыслар татарлар белән бер дәрәҗәдә сәяси ясыллыкта дискуссияләр алып бара алмаячак, татар сайлаучылары белән сөйләшә алмаячак, бу ике арадагы араны арттырачак" диде Исхаков.

Шулай ук, галим читтәге татар мәктәпләренең күпләп ябылуы, шуңа татарларның туган телләрен тиз арада югалтулары, Татарстанда һәм Казанда мәгълүмат кырының күбесенчә рус телле булуы хакында саннар китереп, дәлләп сөйләде. Ахырда ул татарларның урысларга карата дошманлык хисләре булмаса да, татар милләте алдында проблемнар бар һәм аларны хәл итәргә кирәк, дип белдерде.

Дамир Исхаков, гомум алганда татар һәм рус хәрәкәтләре арасында диалог башлауны хупласа да, бер кисәтү ясады. 80нче еллар ахырында булган шундый ук омтылыш барып чыкмады, ул вакыттагы "Халык фронты" активистлары һәм татарлар икесе ике якка китте дип искә алды ул.

"Рус дөньясы - рус мәдәнияте тәэсирендә яшәгән халыклар"

Төп чыгышлардан соң, нотык тотучыларга сораулар бирелде. Мөфти урынбасары Рөстәм Батров, оештыручыга мөрәҗәгать итеп, фикер алышу темасы итеп Русия дөньясы түгел, ә рус дөньясы төшенчәсе алынуга, татарларны рус дөньясына чакырып, киеренкелек тудыруга аңлатмалар сорады. Чараны оештырган рус милли хәрәкәте башлыгы Щеглов "русияле" төшенчәсен кабул итмибез, әмма рус факторының әһәмияте артуы "рус дөньясына керергә чакыруыбызны аңлатмый" дип акланды.

Үзен Ольга Виктор кызы дип таныштырган активист рус милләтенең Русиядә дәүләт төзүче милләт буларак танылу мәсьәләсен куйды
Үзен Ольга Виктор кызы дип таныштырган активист рус милләтенең Русиядә дәүләт төзүче милләт буларак танылу мәсьәләсен куйды

Ахырдан катнашучылар "рус дөньясы" төшенчәсенең мәгънәсендә тәмам буталып, оештыручылардан аны бер җөмлә белән генә ничек аңлавы турында ачыклауны сорады. Михаил Щеглов "ул бик зур, бер җөмлә белән әлегә әйтә алмыйм" дип әйтте. Аның каравы, үзен динара һәм милләтара мөнәсәбәтләр белгече итеп таныткан Рәис Сөләйманов аңлатып бирде:

"Рус дөньясы - ул рус халкы белән бергә яшәгән, аралашу өчен рус телен кулланган һәм үзләрендә рус мәдәнияте тәэсирен сизгән халыклар" - дип аңлыйм диде ул.

Николай Чайка
Николай Чайка

Очрашуда катнашучы рус милли хәрәкәте активистлары зыялы, фәнни сөйләшү кысаларында калырга теләсә дә, төрттергән сораулар да бирде. Мәсәлән, үзен өч бала әтисе дип таныткан активист Николай Чайка, балаларының мәктәптә татарча укысалар да, татарча сөйләшә алмауларын, элмә такталарны көчкә аңлавын сөйләп китте. Ул Дамир Исхаковның балаларны милләткә карап аеру куркынычы турында кисәтүен телгә алып, "галим үзе укыган Шәмәрдән авылында рус һәм татар мәктәпләре эшләп торганда, аерымлану, каршылык хисләре килеп чыккан идеме?" дип кызыксынды.

Шул ук кеше, "Кремльдәге Сарай чиркәвендә татар халкы дәүләтчелеге музее урнашуы һәм элек православ иконалар торган бүлмәдә татар ханы тәхете куелуы, Татарстандагы халыкларның берләшүенә ярдәм итәме, дип сорады.

Дамир Исхаков, үз чиратында татар телен укыту бик начар корылган, татарча укыган балалар бераз булса да татарча аралаша белергә тиеш иде, дип Мәгариф министрлыгын тәнкыйтьләде.

Чиркәүгә килгәндә, Дамир Исхаков кирмәннең эчке төзелеше ахыргача аныкланып бетмәгән, бу Сарай чиркәве элекке мәчетнең бер өлешеннән торган дигән фаразлар да бар, бәлкем аны шул килеш калдыру дөресрәк булыр, дип аңлатты. Ул, гомум алганда, татарларны Кремльдән кысрыклап чыгару бара дип белдерде.

Кирмәндәге тарихи биналарның берсендә урнашкан Тарих институты да, аннан чыгып китәргә мәҗбүр булачак. Ул хәзер Кирмән тышындагы элекке төрмә һәм элекке яман шеш клиникасы бинасына күчереләчәк, диде ул.

Түгәрәк өстәлнең фикер белдерү өлешендә исемен әйтергә теләмәгән керәшен хәрәкәте активисты Лугански сепаратистлары яклы сугышучы татар мөселманнар белән сөйләшүен бәян итте. Аның сүзләренчә, алар үзләрен бер ук вакытта, мөселман, бер ук вакытта татар вә урыс дип саный һәм монда каршылык күрми. "Шундый татарлар күбрәк булса, Русия өчен яхшырак булыр иде минемчә", дип белдерде ул.

Ахырдан милли проблемнарны чишүгә багышлаган сөйләшү, гомум демократик мәсьәләләргә кайтып калды. Татарстандагы демократик хәрәкәтнең ветераны Олег Александров "Татарлар бер-берсен көнләштерергә тырышу урынына, урыслар башкаларны куркыту өчен Сүриядә бер мәгънәсез сугыш алып бару урынына Казандагы бик бай кеше Семинның ничек бөтен җирләрне үз кулына төшерүе турында сораулар куйсын иде!", дигән тәкъдим кертте.

Бу очрашуга Азнакайдан килгән активист Рөстәм Салихов, "черек элита"ларның биек диварлар артында бик бай яшәвен һәм сәяси, иҗтимагый кырга беркемне дә кертмәвен тәнкыйтьләде. Түгәрәк өстәл рәсми тәмамланганнан соң да очрашуда ахыргача утырган кешеләр төркемнәргә бүленеп, фикер алышуын дәвам итте.

Оштыручылар, киләсе түгәрәк өстәл татар һәм рус теле проблемнарына багышланачак дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG