Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Америка хайваннары кешелекле мөнәсәбәт өмет итә


Казанда үткән хайваннарны яклау чарасы

Казанда үткән хайваннарны яклау чарасы

Бу көннәрдә Русиядә бер-бер артлы төрле төбәкләрдә этләргә карата вәхшилек кылган үсмерләр турында язмалар дөнья күрде. Балаларның аяусыз, усал булулары турында сүз куерттылар, явызлыкны тормышның авырлана баруына бәйләүчеләр дә булды. Нинди җәза алырлар алар? Гомумән, булырмы аларга карата җәза? Булса да, әллә ни күп булмас шул.

Бер таныш хатын шалтырата. Күпбалалы гаилә алар, биш балалары бар. Иренең укуы буенча күченеп килгәннәр дә, хәзер йорт алып, монда төпләнделәр. Балаларның да дүртесе монда туды. Күз алдына килгәндер, күпбалалы гаиләдә акча арттыру авыррак. Русиядә дә, монда да (Кушма Штаталрда - ред.) шул ук хәл. Балалары бик сорагач, кулдан гына көчек алганнар иде. "Адопт шоп"лардан ала башласаң, түләргә кирәк, ә болай бушка гына килгән. Шушы көчек никтер күршеләрен сөймәгән, киртә аша да өрә, капкадагы кечкенә генә тишектән сыпырылып чыгып та өрә икән. Берничә мәртәбә боларга кисәтү ясаганнар, этне тыеп булмагач, танышларым тегене бауга бәйләгән. Әллә гел өргән эткә, әллә бәйдә торганына күршеләр хайваннар контроленә шикаять биргән.

"Анимал контрол" да озак көттермәгән танышларыма тикшерү белән килгәннәр. Америка кануннары буенча, хайванны 4 сәгатьтән артык бәйдә тотарга ярамый икән. Прививкалары, чипы, ветеринарга теркәлүе, түлсезләндерүе башкарылмагач, әлегә кисәтү, башкарып чыгу өчен өч көн вакыт бирәбез, дигәннәр. Ветеринарга бару өчен алдан язылырга кирәк икән. Прививкалар - 100 доллар. Түлсезләндерү - 350 доллар. Мал докторына һәр барган саен да акчасын чыгарып салырга кирәк. Әлбәттә, бу саннар якынча, кыйбат урыннары да, очсызрак табиблар да бар. Уйлаганнар-уйлаганнар да, этне шелторга илткәннәр.

Американнар йорт хайванын алуны уллыкка алуга тиңли. Өйгә дус алабыз дип саный. Шелтордан йорт хайваны алу - изге эш санала, чөнки хайван озак вакыт үзенә хужа таба алмый икән, аны үтерәләр, йортка алып хайванның гомерен саклыйбыз дип саный мондагы кеше. Шуның өчен хайваннарга карата начар мөнәсәбәт теркәлгән икән, аны һичшиксез киң җәмәгатьчелеккә хәбәр итеп, зурдан кубып җинять эше белән төгәлләячәкләр.

Бер ел элек Нью Йоркта яшәүче Алсу Иванченко исемле ханым 3 айлык көчегенең аягы сынып, ветеринарга бара. Соралган бәяне ишетеп, ханым көчекне дәвалаудан баш тарта, аны чүп пакетына сала да, машина тәрәзәсеннән юл кырыена ыргыта. Икенче көнне үк тагын бер эт сатып ала.

Изге күңелле кешеләр тапканда көчек канга баткан, баш сөяге сынган, миенә зарар килгән була. Башта табиблар көчекне дәвалап булуына ышанмый, аны йоклатырга тәкъдим итә. Әмма волонтерлар ярдәме белән этне дәвалап аякка бастыра, 7 айдан соң терелеп җиткән көчек үзенә яңа хуҗалар таба.

Ә Алсу Иванченко? Аңа карата ачылган җинаять эше каралды, бу дүшәмбедән Алсу бер елга төрмәгә утыртыла, ул Американың хайваннарга карата вәхшилеккә юл куймаучылар оешмасына 21 795 доллар штраф түләячәк. Моннан тыш, Алсуга алдагы 15 елда йорт хайваны алырга ярамый, шулай ук аның исеме 5 ел дәвамында хайваннарга карата вәхшилек кылучылар реестрында булачак.

XS
SM
MD
LG