Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:07

"1992 елгы Татарстан Конституциясенең йонын йолкыдылар"


6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көнен ТИҮ Казанның Тинчурин паркында митинг-концерт оештырып билгеләп үтте. Митингта чыгыш ясаучылар моннан 24 ел элек кабул ителгән Татарстан Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр һәм Русиядә бу көннәрдә сөйләшенә башлаган "россиян" милләте турында сүз алып барды.

"6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне! Бөек бәйрәм белән сезне туганнар!", "Екатерина II һәйкәленә Татарстан башкаласы Казанда урын юк!", "Президент Миңнеханов! Гаепсез мөселманнарны төрмәләрдә тоталар!" дигән һәм башка шигарләр күтәрелгән митинг Коръән уку белән башланып китте.

Татарстан парламентының элекке депутаты, тарихчы, язучы Фәүзия Бәйрәмова сүзләренчә, Татарстан республикасының 1992 елгы Конституциясе - татар халкының 450 ел буена көрәшеп алган Конституциясе иде.

Татарстан Конституциясе декларациягә, референдумга һәм халыкка нигезләнде

"Әгәр дә без 1990 елның августында декларация кабул итмәгән булсак, 1992 елның мартында референдум уздырмаган булсак, мәйданда меңәрләгән халык җыелмаган булса, Конституция булмый иде. Чөнки Конституция менә шушыларга нигезләнде.

Әмма мин бу Конституция проектына соңгы минуткача каршы булдым. Минем үз проектым бар иде. Минем проектымда һәм татар милләтчеләре биргән проектта бер генә тел - татар теле генә дәүләт теле иде. Бер ватандашлык бар иде - Татарстан ватандашлыгы гына.

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

Татарстан Югары шурасы әзерләгән Конституция бертавыштан үтте. Чөнки ул вакытта мондый зур документлар абсолют күпчелек белән кабул ителергә тиеш иде.

Яхшымы, яманмы, без бу Конституция белән 24 ел яшәдек. Әмма безне Татарстан парламентыннан куып чыгаргач, бу Конституциянең йонын йолкыдылар, үзгәрттеләр. 1992 елгы Конституция белән 2012 елгы Конституцияне чагыштырып карадым. Җиде тапкыр үзгәреш керткәннәр. Ул җиде үзгәрештә йөзләгән маддә юк.

20 ел эчендә Конституциядән суверенитет сүзен алып ташладылар

Иң мөһим бер сүзне - "суверенитет" сүзен алып ташлаганнар. Татарстан Конституциясенең бер генә маддәсендә дә сез суверенитет сүзен тапмассыз. Аның урынына Русия Федерациясе сүзе тыгып чыгылган", дип белдерде ул.

Фәүзия Бәйрәмова чыгышын дәвам итеп, "хәзер инде Татарстан Конституциясен үзгәртеп кенә калмыйлар, милләтнең үзенең бәгырен йолкыйлар" дип белдерде.

"Бу көннәрдә Путин Әстерханда Русиядә "россиян милләте" дигән канун кабул итергә кирәк диде. Бу бер генә Конституциядә дә юк. Русиянекендә дә, Татарстанныкында да күпмилләтле Русия, күпмилләтле Татарстан халкы диелгән. Без хәзер бөтен Конституцияләрне аяк астына салып бөтен милләтләрне юк итәргә тиешбез икән. Моңа кадәр суверенитет сүзен юкка чыгарып бәйсезлекне юк иттеләр, хәзер инде милләтләр юкка чыгарылырга тиеш икән.

Беркөн Фәрит Мөхәммәтшин Путинның бу сүзенә карата "мин моңа борчылмыйм" диде. Мин курыкмыйм, булсын, диде. Без бит инде Совет берлеге заманында "совет халкы" булып яшәп карадык, диде. Әмма ул урысча әйткәндә, лукавит.

"Россиян милләте" дигән канун кабул ителсә Татарстан юкка чыгарга мөмкин

Без совет чорында совет халкы дип яшәсәк тә, ул канун белән теркәлмәгән иде. Сез әйтегез, совет халкы дигән канун булдымы? Юк, булмады. Ул идеология генә булды. Ә идеологияне аны үтәсәң ярый, үтәмәсәң ярый. Ә канунны үтәргә туры киләчәк.

Әгәр шушындый канун кабул ителә икән, хәзерге йоны йолкынган Конституция дә калмаячак. Хәтта ки Татарстан республикасы үзе дә юкка чыгарга мөмкин. Чөнки, әгәр без россиян милләте булабыз икән, ул чагында без урыс милләте тирәсендә берләшергә тиеш булабыз", дип белдерде Фәүзия Бәйрәмова.

Митингтан күренеш

Митингтан күренеш

Митингтагы чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмовадан тыш Камал театры артисты Әзһәр Шакиров, ТИҮ вәкилләре Рәүф Ибраһимов, Галишан Нуриәхмәт, Татарстан парламентының элекке депутаты Раиф Галиев, җәмәгать эшлеклесе Илдус Садыйк һәм башкаларның чыгышлары яңгырады.

Митинг ахырында ун маддәдән торган резолюция бертавыштан кабул ителде. Бу маддәләр арасында Татарстан президентыннан Мәскәүдә чыккан карарларны үтәүче республика парламентын кичекмәстән таратуны, чираттан тыш сайлаулар уздырып яңа парламент депутатларын сайлауны оештыру таләп ителде.

Бу резолюциядә шулай ук, 1992 елгы Конституциядә урын алган, "Суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты", "Татарстан кануннары аның территориясендә өстенлеккә ия", "Җир һәм аның байлыклары - бөтен халык милке" дигән маддәләрне кире кайтару, Татарстан парламентыннан 2017 елның мартына кадәр яңа шартнамәнең проектын әзерләү һәм аны Татарстан халкына тәкъдим итү һәм башка таләпләр куелды.

Сәгать ярым барган митинг "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG