Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида Октябрь инкыйлабы көнендә Ленинга һәйкәл куелды


Ленинга һәйкәл ачу тантанасы
Ленинга һәйкәл ачу тантанасы

Октябрь инкыйлабы көне Беларуста дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм ителә, илдә рәсми ял көне.

7 ноябрь – Октябрь инкыйлабы көнендә Минскида Владимир Ленинга тантаналы шартларда һәйкәл ачылды.

Элегрәк Ленин скульптурасы Мински трактор ширкәтенең эчке ишегалдында торган булган. Хәзер аны кешеләр күп йөри торган бина янына урнаштырганнар.

Ил җитәкчелеге яклы оешмалар Беларусның коммунистлар фиркасе, Хезмәт һәм гаделлек республика фиркасе байраклары астында Бәйсезлек мәйданындагы Ленин һәйкәленә чәчәкләр салган.

Беларус президенты Александр Лукашенко ватандашларына котлавында Советлар Берлеге сәнәгать, авыл хуҗалыгы, энергетика, космик технологияләр үсешендә алга сикерде, яңа эзләнүләргә, җитештерүгә нигез салды дип белдерде.

7 ноябрьдә демократ активистлар да үз чарасын уздырган. Берничә дистә кеше Беларусның Дәүләт иминлеге комитеты бинасы янында җыелып сәяси репрессия корбаннарын искә алган. Полиция аларга карата административ хокук бозу беркетмәләре төзегән, тоткарланучылар булмаган.

XS
SM
MD
LG