Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ: Татарстанда "Ислам җәмәгате" җитәкчесе Нәфис Кәлимуллин тоткарланды


ФСБ Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә террор һөҗүме әзерләүдә гаепләнеп 10 ел утырып чыккан Кәлимуллинның арадашчы буларак ришвәт биргәндә тотылуын белдерә.

Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе “Ислам җәмәгате” исемле төркемнең Азнакай бүлегенең элекке җитәкчесе Нәфис Кәлимулинның тоткарлануын белдерә. “Нәфис бабай” (“Дед Нафис”) кушаматы белән танылган Кәлимуллин арадашчы буларак ришвәт биргәндә тотылды диелә. ФСБ хәбәренчә, хәзер ул сак астында.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, 90нчы елларда Кәлимуллин Чечнядә террорчылар ягында сугышыр өчен кешеләр җыйган. Шулай ук аның татар милли хәрәкәте активистлары, бертуган Рәфис һәм Нәфис Кашаповлар белән элемтә урнаштырганлыгы, 1996 һәм 1998 елларда алар белән бергә Чечнягә баруы һәм Шамил Басаев, Аслан Масхадов белән очрашуы әйтелә.

2004 елда Кәлимуллинны Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә террор һөҗүме әзерләүдә гаепләделәр. ФСБ мәгълүматларына караганда, ул вакытта Нәфис Кәлимуллинда корал табылган. Тикшерүчеләр әлеге корал белән Чаллыда һәм Кама аръягында тугызлап кеше үтерелгәнлеген белдерде.

Кәлимуллин кырыс режимлы колониядә 10 ел утырып 2014 елның маенда иреккә чыккан иде.

XS
SM
MD
LG