Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зур этнографик диктантта татарстаннар иң күп балл җыйган


Диктантны 4 октябрьдә бар Русиядә яздылар. Русиядә уртача бал 100дән 54 булды.

Русиядә узган Зур этнографик диктантта Татарстан 81,3 балл җыйган. Бу иң югары нәтиҗә. Икенче урында Кабарда-Балкар республикасы (73,8), өченчедә – Смоленски өлкәсе (71,87). Башкортстан 51,84 балл белән 40нчы урында.

Диктантны 4 октябрь бар Русиядә яздылар. Русиядә уртача бал 100дән 54 иде.

Этнографик диктант Казанда Халыклар дуслыгы йортында оештырылган иде. Анда барлыгы 100 якын кеше катнашты, дип хәбәр ителде.

Галимнәр әзерләгән 30 сорау Русиядәге географик атамалар, милли республикалар, анда яшәүче халыкларның диннәре турында гомуми белемне күрсәткән мәгълүматлардан алып, теге яки бу халыкның милли аш-су, баш киемнәре кебек нечкәлекләргә дә багышланган иде.

XS
SM
MD
LG