Accessibility links

Казансу буен саклаучыларга төзелеш турында рәсми кәгазь күрсәткәннәр


Казансу буенда тракторлар эшли
Казансу буенда тракторлар эшли

Активист кызлар сүзләренчә, килешү 3 октябрьдә имзаланган. Эшләр февральдә тәмамланырга тиеш.

Казансу буендагы әрәмәлекне саклап кизү торган активистларга Татарстанның инвестиция-төзелеш идарәсе белән “Казан” җитештерү-төзелеш оешмасы арасында дәүләт килешүе күрсәткәннәр. Активист кызлар сүзләренчә, килешү 3 октябрьдә имзаланган. Эшләр февраль аенда тәмамланырга тиеш.

“Ничек инде дәүләт килешүе бәйге игълан ителми генә барлыкка килгән?”, дип гаҗәпләнә активист Юля Фәйзрахманова.

Сишәмбе Казансу буенда кизү торган кызларга хосусый сак оешмасы хезмәткәрләре басым ясаган. Алар кызларның машинасын уратып алган.

Әрәмәлекне юк итү урынына бүген шулай ук активистлар Дмитрий Полосин, Иван Климов һәм Idel.Реалии хәбәрчесе Андрей Григорьев килгән.

Иван Климов Facebookта турыдан-туры трансляция алып бара.

Берничә тәүлек дәвамында шәһәр халкы, бәйсез экологлар Казансу буендагы әрәмәлекнең калган өлешен саклый.

Формаль рәвештә әрәмәлек “Казан-Арена” стадионы өчен машина кую урыны төзүгә бирелгән дип аңлатыла.

XS
SM
MD
LG