Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон - Нью-Йоркта, Трамп - Техаста җиңә


Нью-Йорктагы Эмпайр-Стейт-Билдинг сайлау төнендә
Нью-Йорктагы Эмпайр-Стейт-Билдинг сайлау төнендә

Әлегә Трамп сайлаучылар коллегиясендә беренче.

Associated Press агентлыгы АКШ президенты сайлауларында тагын берничә штат җиңүчесен фаразлый. Республикан Дональд Трамп эре Техас штатында алга чыккан. Шулай ук, ул Арканзас штатында да алда - ул штатта демократ Һиллари Клинтон кайчандыр беренче ханым булган. Клинтон исә Нью-Йоркта җиңеп бара.

Фаразлар буенча сайлаучылар коллегиясендә Трамп 129 тавышка, Клинтон 97 тавышка ирешкән. Җиңәр өчен 270 тавыш кирәк.

"Шикләнә" торган штатларның берсендә дә әлегә вәзгыять ачык түгел. Флорида белән Оһайода Трамп беренче, Нью-Һэмпширда Клинтон алда.

XS
SM
MD
LG