Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:03

Моны ул "хокуклар өчен көрәшүне башлаганнан соң башка тоткыннарны ташлап китә алмыйм, үземне корбан итәргә әзер” дип аңлата.

Колониядә кыйнауларга зарланучы оппозиция активисты Илдар Дадин бүтән колониягә күчүдән баш тарткан. Бу хакта Русия президентының кеше хокукларын яклау шурасы әгъзасы, Җәзалауларга каршы тору комитеты башлыгы Игорь Каляпин хәбәр итә.

Хокук яклаучы сүзләренчә, Дадин моны “хокуклар өчен көрәшүне башлаганнан соң башка тоткыннарнеы ташлап китә алмыйм, үземне корбан итәргә әзер” дип аңлата.

Каляпин бу хакта хөкем ителүче белән очрашу нәтиҗәләреннән соң белдерә. Каляпин сүзләренчә, ул һәм хокук яклау шурасының тагын бер әгъзасы Павел Чиков “Дадинның зарланулары дәлилле” икәненә ышанган.

Колония җитәкчелеге хокук яклаучыларга бөтен видеоязмаларны һәм Дадинның шәхси эшендәге дисциплинар җаваплылыкка тарттыру турындагы документларны күрсәтмәде, ди Каляпин.

Бер-берсе белән таныш булмаган башка тоткыннар штраф изоляторында Дадин сөйләгән җәзаларның булуын раслаган.

1 ноябрьдә Дадин кыйналуы һәм кулларына богау салып богаудан түшәмгә эленеп куелуы турында белдерде.

Бу хәбәр хокук яклаучыларның, Русия кеше хокулары омбудсмены Татьяна Москалькованың һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең игътибарын җәлеп итте.

Узган елның декабрендә Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Илдар Дадинны урам җыеннары турындагы канунны бозуда гаепләп төрмәгә хөкем итте. Ул бертуган Навальныйларны һәм "Болотная эше" нигезендә гаепләнүчеләрне яклап ялгыз пикетларда торган иде иде. Соңрак аның хөкем җәзасы ике ел ярымга иректән мәхрүм итүгә үзгәртелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG