Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:39

АКШтагы президент сайлауда республикан намзәт Дональд Трамп Пенсильвания штатында җиңүгә ирешеп президентлыкка тәмам якынлашты.

Пенсильвания җиңү нәтиҗәсендә Трампның сайлаучы вәкилләре саны 264кә җитте.

Президент булу, ягъни сайлаучы вәкилләр санын 270кә җиткерү өчен хәзер аңа тагын алты гына вәкил кирәк. Тагын җиде штатта тавышларны санау тәмамланып килә. Трамп Висконсин, Мичиган һәм Аризона штатларында да алда бара. Бу штатлардагы тавышларны санау нәтиҗәләреннән соң аның сайлауда җиңеп чыгуы игълан ителергә мөмкин. Аляскада да Трамп алда бара, бу штат аңа өч сайлаучы вәкил бирә ала.

Трамп үзенең сайлау штабына килде һәм җиңү чыгышына әзерләнә.

Демократлар намзәте Һиллари Клинтонның сайлаучы вәкилләре 215 кенә. Тавыш бирү алдыннан күп кенә фикер белешү нәтиҗәләре Клинтонның җиңү мөмкинлеген күрсәткән иде, әмма Трамп кайбер штатларда көтелгәннән яхшырак нәтиҗәләргә иреште.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG