Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Европа Берлегенә җавап санкцияләре белән яный


Русия тышкы эшләр министрлыгы аннексияләнгән Кырымда сайланган Дума депутатларын чикләүләр исемлегенә кертү турындагы Европа Берлеге карарына “җавап чаралары” әзерләнәчәген белдерде.

Кырым һәм Акъярда Думага сайланган биш депутатны чикләүләр исемлегенә кертү турында Еворпа Берлегенең рәсми басмасында 9 ноябрьдә басылды. Исемлеккә Руслан Бальбек, Константин Бахарев, Дмитрий Белик, Андрей Козенко, Светлана Савченко һәм Павел Шперов бар.

Хәзер Европа берлегенең “кара исемлегенә” Русиянең 37 оешмасы, 157 кешесе кергән.

XS
SM
MD
LG