Accessibility links

Эчке эшләр министрлыгы Сүриягә 77 татарстанлы китүен, 7се кире кайтуын белдерә


Сүрия харитасы
Сүрия харитасы

Татарстан эчке эшләр министры урынбасары белдерүенчә, аларның җидесе кайткан, алтысы хөкем ителгән, җиденче эш тикшерелә.

Сүриядә террорчылык эшчәнлегендә катнашыр өчен Татарстаннан 77 кеше киткән, дип белдерде матбугат очрашуында Татарстан эчке эшләр идарәсе башлык урынбасары Рафаил Гыйльманов.

Бу хәлләргә бәйле 55 җинаять эше ачылган. “Җиде кеше кайтты, алтысы хөкем ителде инде. Җиденче эш карала. Сүриядә террор гамәлләрендә катнашырга мөмкин булган тагын 68 татарстанлы эзләнә”, ди Гыйльманов.

Аның сүзләренчә, Татарстан эчке эшләр идарәсенең төп максаты - экстремистик хәрәкәтне туктату.

2016 елның 10 аенда экстремистик юнәлешле 35 җинаять эше ачылды, террор эшчәнлеген финанслауның 3 факты теркәлде, ди Гыйльманов.

Сентябрь ахырында Татарстан эчке эшләр идарәсе махсус чара вакытында Казанда мөселманнарны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами" оешмасына керергә өндәүдә шикләнелгән сигез кешенең тоткарлануын белдергән иде.

Моннан тыш Казан хәрби гарнизон мәхкәмәсе бинасында “Чистай җәмәгате” эше нигезендә мәхкәмә тыңлаулары башланды. Тугыз кеше террор төркеме оештыруда, анда катнашуда, террор гамәлләре кылуда, террорга өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал әзерләүдә һәм икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнә.

Аларны яклауда танылган хокук яклаучы Әлмира Жукова да катнаша. "Иң куркынычы – канунсыз гаепләнгән кешеләр белән эшләп, чын террорчыларны эзләргә оныталар. Алар Русиядә бар, алар меңәрләгән кешенең гомерен өзәргә мөмкин", диде Жукова әлеге эшкә мөнәсәбәтен белдереп.

XS
SM
MD
LG