Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:04

"Урыс милләтчеләре дә илдәге сәясәт белән риза түгел"


Дамир Исхаков (с), Рәис Сөләйманов, Михаил Щеглов

Дамир Исхаков (с), Рәис Сөләйманов, Михаил Щеглов

Галим Дамир Исхаков урыс һәм татар милләтчеләренең бер өстәл артында утырып сөйләшүен илнең тиешле юнәлештә үсмәвен акыллырак урыслар аңлый башлады, дип бәяләгән. Чараның татарларның телен тартып карау өчен Мәскәүдән үк төшкән күрсәтмә белән үтү мөмкинлеген дә кире какмый.

Татарстанда урыс милли хәрәкәте вәкилләре һәм татар милләтпәрвәрләре якынаю омтылышы ясап "Өченче башкала" дип аталган бәхәсләр клубы оештырып җибәрде.

Чарада Урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов, Казан семинариясе проректоры Ефимий атакай, галим Дамир Исхаков, мөфти урынбасары Рөстәм Батров һәм башкалар бар иде. Татарстан прокуратурасы тарафыннан республикадагы вазгыятьне бозып күрсәтүдә кисәтелгән Рәис Сөләйманов та ачыктан-ачык халык алдына чыкты. Стратегик тикшеренүләр институты белгече бу чараны алып баручы, ягъни модераторы иде. Очрашуның темасы да Кремль алып барган сәясәткә аһәңдәш түгелме дигән шик тудырды. "Татарлар һәм урыс дөньясы идеологиясе" дип аталды ул.

8 ноябрь Думага Русиянең яңа идеологиясе турында канун өлгесенең кертелүе билгеле булды. "Урыс халкының бердәмлеген тәэмин итү, илнең заманча идеологиясен формалаштыру максатыннан Русия өчен бердәм идеология булдыру турында сөйләшә башларга мөмкин", дигән иде өлге авторы, Кырымнан Дума депутаты Ольга Квотиди. Аңа кадәр, 31 октябрь Русия президенты Владимир Путин "россияне" милләте канунын әзерләүне хуплады. Галимнәр Азатлыкка мондый канун урыслардан кала, башка милләтләрне чынлап торып бетерүгә нигез булачак дип белдергән иде.

"Өченче башкала" дискуссия клубы - нәрсә? Илдә барга торган сәясәткә карата татарларның "тел төбен тартып караумы", йә булмаса нинди дә булса үзгәрешләргә омтылышмы? Бу клубның урыс милләтчеләре тарафыннан оештырылуы да әлеге сорауга этәрә. Азатлык бу чара хакында галим Дамир Исхаков белән сөйләште.

Дамир Исхаков

Дамир Исхаков

– "Өченче башкала" бәхәс клубының киләчәге бар дип уйлыйсызмы?

– Киләчәге булмаска да мөмкин, чөнки барсы да инициатива белән чыккан төркемнән тора. Беренче утырышны уңышсыз дип әйтмәс идем, уңышлы гына булды ул. Калганнарының ничек буласын әлегә әйтүе кыен. Конкрет мәсьәләләр күтәрелгәннән соң аермалыклар зур булса, бергәләшеп утыруның мәгънәсе булмаячак.

Узган гасырның 80нчы еллар ахырында да шуңа охшаган утырышлар булды. Ләкин ул вакытта уңышсыз тәмамланды, чөнки мәнфәгатьләр төрле булу сәбәпле бердәмлек барып чыкмады.

– Әле моңа кадәр татар алдында торган проблемнар һәм урысларның теләкләренә багышланган сөйләшү булганы юк иде. Бу клубны оештырырга алар тәкъдим иткән. Асылында ни ята икән?

Урысларның бер өлеше империячел кысадан чыгарга тырыша

– Вазгыять үзгәреп бара, илнең тиешле юнәлештә үсмәвен акыллырак урыслар аңлый башлады. Утырыш вакытында "россияне" милләтен урыслар танымый дигән фикерләр дә булды. Ни өчен без акчаларны Сүриягә түгәбез, ә үзебездә дә проблемнар бик күп дигән сүзләр ишетелде. Бюджет һәм икътисад ягы кысыла барган саен, урыслар арасында аныграк фикерләүчеләр күбәя башлый. Чынлыкта, бу хәзерге дәүләт башында торган Русия сәясәтчеләре файдасына түгел. Аларның эшләренә каршы булган фикерләр дә ишетелә.

Чынлыкта, урысларның бер өлеше империячел кысадан чыгарга тырыша, бу – демократик күренеш. Әлегеләр татарларның мәнфәгатьләренә туры килә һәм шуңа күрә, алга таба да әлеге клубта очрашулар булырга мөмкин.

"Өченче башкала" бәхәс клубына килгәннәр

"Өченче башкала" бәхәс клубына килгәннәр

– Оештыручылар исемен кызык кына атаганнар. Урысча "Татары и идеология русского мира" дип атала. Урыс дөньясы идеологиясе дигәннән, Путин Әстерханда үткән җыелышта "россияне" милләте канунын булдыруны хуплады һәм атна да узмады канун Думага да тәкъдим ителгән. "Өченче башкала" очрашуының атамасы да Кремль идеологиясе белән бер аһәңдәрәк. Бу клуб урыс дөньясы теләген астыртын рәвештә пропагандалау өчен кулланмылмый микән дигән шик тә туарга мөмкин.

Урыслар "россияне" милләте төшенчәсенә каршы

– Минемчә, андый пропаганда өчен кулланылмый. Бәлки Мәскәүдә шундый шар ыргытсаң, ни булырга мөмкин икән дип тикшереп карарга теләүчеләр бардыр. Чынлыкта, бу утырышта урыс милләтчеләре катнашты. Алар "российская нация" дигән төшенчәгә каршы. Аларның урыс булып яшиселәре килә. Алар "совет халкы" белән тәңгәл диләр. "Россияне" милләте нагезенә урыслар салынырга тиеш була. Аларның фундамент буласылары килми, ә тулы канлы милләт булып яшәргә телиләр. Бу татарларга файдалы, чөнки урыслар нормаль милләт булса, татарга да урын кала.

– Татарның тел төбен тартып карау, бердәм русияле ясауга мөнәсәбәтләрен белү өчен оештырылмады микән бу клуб дигән сорау да туарга мөмкин.

– Анысы да мөмкин, чөнки үз фикеребезне яшереп яшәмибез, ачык итеп әйтә алабыз. Тикшерергә теләүчеләр бар икән, тикшерсеннәр. Әмма бу утырышта Казанда яшәгән гади кешеләр дә күп иде. Минем күзәтүләргә караганда, урыслар арасыннан КАИ бетергәннәр, фән кандидатлары һәм башка шундый техник интеллигенция дә бар иде. Аларны мондый чарага мәҗбүри китереп булмый. Аларның үз фикерләре бар һәм аны ачык итеп әйттеләр.

Әлегә мин "россияне" милләте турында канун өлгесен күрмәдем. Әгәр күрсәк, бу клубта сөйләшү конкретрак булган булыр иде. Урыслар шулай да терминның үзенә каршы чыгалар.

"Өченче башкала" бәхәс клубында катнашучылар

"Өченче башкала" бәхәс клубында катнашучылар

– Канун өлгесе билгеле булгач, сез аны шушы клубта тикшерерсезме?

– Һичшиксез, анда бу мәсьәләне карый алабыз. Татарның һәм урысның фикерен шунда ук күрәчәкбез, нәрсәдә туры килгәнлегебез һәм нәрсәдә каршылыкта булу ачыкланачак. Бу әһәмияткә ия.

– Рәис Сөләймановның бу утырышны алып баруын ничегрәк бәялисез? Прокуратура кисәтүеннән соң ул акланган дип аңларгамы?

Татарлар каршы икән, Русиядәге башка милләтләр дә каршы чыга

– Моңа ике яктан карарга була. Беренчедән, бәлки аңа Мәскәүдәге бер оешмадан шулай кушылгандыр. Ул сөйләнгәннәрнең барсын да бик төгәл конспектлап барды, чөнки янында утырганга барсын да күрдем. Икенче ягы да булырга мөмкин. Бәлки, шушы мәсьәлә нигезендә мәкаләләр язарга уйлыйдыр. Бу мәсьәләләр урыс милләтчеләре өчен гомум Русия кысасында да файдалы булырга мөмкин. Шундый бер күзәтү бар, әгәр дә татарлар каршы була икән, Русиядәге башка милләтләр дә каршы чыга. Зур милләт буларак, татарларның реакциясе Мәскәүдәге күпләрне бик кызыксындыра. Бәлки, Рәис әфәнде аларга шуларны җиткерү өчен дә килгәндер.

– Урыс милләтчеләре үзләренең идеологияләрен үткәрү өчен, татар җанлы һәм татар мәнфәгатьләрен кайгырта торган белгечләрне дә чакырып үз сүзләрен күбрәк тарату максатында бу клубны оештырмадылар микән дигән сорау да туарга мөмкин.

– Ул да булырга мөмкин. Акыллырак кешләрнең фикерләрен белү һәрвакытта да файдалы. Шул исәптән Урыс мәдәнияте җәмгыяте кешеләре өчен дә. Мин бер начарлык та күрмим. Теләкләре бар икән, безнең фикерне дә өйрәнсеннәр. Анда без дә аларның фикерләрен өйрәнеп утырдык.

– Бу чарада урыс милләтчеләренең "россияне" милләтенә каршы булудан кала, тагын нинди нәтиҗә ясадыгыз сез?

– Төп нәтиҗә – урыслар кризисны сизә башладылар һәм аңа реакция бирәләр. Алар илдә барган гомум сәясәт белән риза түгелләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG