Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:03

Һәйкәл ачылышындагы чыгышлар, аның турындагы белдерүләрдән авторитар хаким булган Явыз Иванны олылап, Русиядә абсолют хакимгә әйләнә баручы президент Владимир Путинны күтәрергә ниятләүләре күренә.

14 октябрь татар халкының Хәтер көннәре чорында Орел каласында Русиянең рәсми даирәләре, бүгенге Русиядә сан ягыннан икенче урында торган татарларга бихисап золым салган һәм шуңа күрә халыкта “Явыз Иван” дип йөртелгән Иван Грозныйга һәйкәл ачты.

Явыз Иванны олылап Русиядә абсолют хакимгә әйләнә баручы Путинны күтәрергә ниятлиләр

​Татарларда гына түгел, урыс җәмәгатьчелегенең дә бер өлешендә ризасызлык тудыручы бу сәяси чара хакимиятләргә нигә кирәк булды соң? Һәйкәлне ачкандагы чыгышлардан һәм бу уңайдан ясалган төрле белдерүләрдән шуны шәйләргә була – авторитар хаким булган Явыз Иванны олылап, Русиядә абсолют хакимгә әйләнә баручы президент Владимир Путинны күтәрергә ниятләү. Һәйкәлне ачкандагы чыгышында Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский бик боргаланып тормыйча, нәкъ шушы юнәлештә оран салды. “Без бөек урыс халкы, – дип игълан итте ул. – Бездә иң бөек һәм көдрәтле президент. Ул заманындагы Иван Грозный кебек бөтен дөньяны Русияне ихтирам итәргә һәм безнең белән исәпләшергә мәҗбүр итте”.

Әйе, соңгы вакытларда, дөресрәге, Владимир Путинның чираттагы хакимлеге чоры азагына якынайган саен аны олылау, күтәрү, фәкать ул гына Русияне бар яклап уратып алган дошманнардан саклый ала дигән тезисны бертуктаусыз бар мәгълүмат чаралары аша да яңгырату Русиянең милли идеясенә әйләнә башлады. Әмма, урысларның үзләрен канга батырган бу ерткыч тиранга һәйкәл куюны моның белән генә аңлатып булмый. Һәйкәл куйгандагы чыгышларда Грозныйны “урыс җирләрен җыючы”, православ динен саклап калучы дигән тезис яңгыратылды. Шулаймы соң?

Тверь, Клин, Торжок, Новгород, Псков шәһәрләрен басып алып талаганда дистәләрчә мең кеше җәзалап үтерелә, шәһәрләр яндырыла

Мәгълүм булуынча, Иван IV урыс җирләрендә террор режимы урнаштыра, дөресрәге – чит ил баскынчылары кебек оккупация режимы урнаштыра. Тарихка “Новгород халкын кыру” (Новгородский погром) дигән исем астында кереп калган Явыз Иванның бер гамәле генә дә, аның Русия тарихында урыс халкына карата иң яман, иң ерткыч бер зат икәнлеген күрсәтә. Тверь, Клин, Торжок, Новгород, Псков шәһәрләрен басып алып талаганда дистәләрчә мең кеше җәзалап үтерелә, шәһәрләр яндырыла. Йөзләгән чиркәүләр, монастырьләр талана, меңнәрчә дин әһелләре үтерелә. Иван IV шәхсән үзе дә әсирләр рәвешендә куллары бәйләнгән бик күпләрне сөңге белән кадап үтерә, хатын-кызларны көчли. Йортсыз-җирсез калган йөзләрчә мең кеше ачлыктан вафат була. Явыз Иванның шундый ерткычлыклары аркасында урыс иле таркалу хәленә килә һәм, нәтиҗә буларак, ул үлгәч тә Русиядә хакимият системы таркала, ил поляклар кулына күчә бара. Фәкать Минин һәм Пожарский җитәкчелегендәге халык күтәрелеше генә урыс илен саклап кала. Юкка гына тарих фәннәре докторы Евгений Анисимов Явыз Иванны “Русиянең ояты һәм бәхетсезлеге” дип атамыйдыр.

Иң мөһиме – татарны баскан! Шулай булгач – ул бөек зат

Менә шундый ерткыч шәхескә Орел шәһәрендә, урыс тарихындагы иң бөек зат сыйфатында һәйкәл куйдылар. Ни өчен? Нәрсәсе белән якын соң ул күпчелек урыс халкына? Җавап гап-гади (әмма, аны бер генә урыс сәясәтчесе дә кычкырып әйтми) – Явыз Иван татар ханлыкларын җимереп, аларны урыс дәүләтенә кушуга ирешә! Менә ни өчен “бөек” һәм кадерле Иван Грозный. 1552 елның октябрендә Казанны алгач, күпме татар каны агызылган – жәл түгел. Шуннан соң күпме урыс канын агызган – мөһим түгел. Иң мөһиме – татарны баскан! Шулай булгач – ул бөек зат. Шуңа күрә – аңа һәйкәл куярга кирәк!

Бүген инде Явыз Иванга башка шәһәрләрдә дә һәйкәл куярга җыеналар. Кайберәүләр Казанда, Әстерханда да куярга кирәк дип чыгалар. Әгәр мондый ниятне Русиянең хакимнәре дә хуплый башласа – бу татарга карата провокация гына түгел, ә мәсхәрәләү чарасы булыр иде. XVI гасырдагы җиңү тантанасының кыргый дәвамы булыр иде.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG