Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Мәскәүгә карата чикләүләрне бетерергә җыенмый


Марк Тонер
Марк Тонер

АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Марк Тонер сүзләренчә, Русиянең Украина көнчышындагы агрессив гамәлләре өчен кертелгән санкцияләр “Мински килешүләрен тулысынча үтәгәнчегә кадәр үз көчендә калачак”.

Кушма штатлар Русия ватандашларына һәм ширкәтләренә карата Кырым аннексиясеннән соң кертелгән санкцияләрне сакларга җыена, дип белдерә Дәүләт департаменты сүзчесе Марк Тонер.

Аның сүзләренчә, Кырым оккупациясе өчен кертелгән чикләүләр ярымутрау Украинага кайтарылганчы сакланачак. Русиянең Украина көнчыгышындагы агрессив гамәлләре өчен кертелгән санкцияләр, Тонер әйтүенчә, “Мински килешүләрен тулысынча үтәгәнчегә кадәр үз көчендә калачак”.

Санкцияләр Русия икътисадына берникадәр тәэсир ясады һәм Мәскәүгә үз адымнарының тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында аңлата алды, ди Дәүләт департаменты вәкиле.

Шул ук вакыта Тонер санкцияләрнең Русия гаскәрләренең Украина җирлегенә керүдән туктата алмавын да таный. Шулай да чикләүләр Русияне Мински килешүләре нигезендә хәлне җайлауның дипломатик юлларын эзли башлауга этәрде, ди Марк Тонер.

Украинаның Югары Рада депутаты Надежда Савченко да 8 ноябрьдә сайланган АКШ президенты Дональд Трампка Русиягә карата санкцияләрне саклау һәм көчәйтү турында ачык хат язган.

9 ноябрьдә Еворпа Берлеге Кырым һәм Акъярда Думага сайланган биш депутатны чикләүләр исемлегенә кертү турында игълан итте.

АКШ санкцияләре исемлегенә “Газпром”ның 46 оешмасы, шул исәптән Татарстанның “Газпром Трансгаз Казан” һәм Башкортстанның “Газпром Трансгаз Уфа” оешмалары да бар.

XS
SM
MD
LG